Аларда алабута да культуралы

2013 елның 20 сентябре, җомга
Аларда алабута да культуралы
17 сентябрьдә “Ак Барс–агро” ширкәте базасында хуҗалыкларның баш агрономнары һәм инженерлары белән семинар–киңәшмә үткәрелде.
— Бүген бирегә җыелу очраклы түгел, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Бу хуҗалыкта агрономнарга да, инженерларга да өйрәнерлек нәрсәләр күп.
Яшел хәтфә булып утырган уҗым басуларында тукталабыз. Арыш та, көзге бодай да тигез тишелгән.
— Бүген чәчәбез дип ялгышып йөри күрмәгез, — дип кисәтте авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Бөтен сроклар үтте, күрәсез, уҗымнар инде икенчел тамыр җибәр-гән.
Ширкәтнең баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев уҗым культураларыннан ничек итеп югары уңыш алулары турында сөйләде.
— Без туфрак әзерләүгә зур игътибар бирәбез, — ди ул. — Пар җирләре генә дә 1500 гектар. Туфрак эшкәртү өчен бик яхшы агрегатларыбыз бар.
Данил Әгъзамов әнә шундый агрегатларның берсе белән сменага 100 гектар туфрак эшкәртә. Куәтле “Бюллер” тракторы гектарга нибары 7 литр ягулык тота икән. Аның артыннан туфрак мүлчәләнеп, басу тигезләнеп кала.
— Нәкъ менә шундый табанлы агрегатлар белән эшкәртергә кирәк туфракны, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Дисклы агрегатлар кулланмагыз, алар чүп үләннәрне күпләп үрчетүгә генә ярдәм итә.
Менә тагын бер агрегат янына тукталабыз. Монысы туфракны 30 сантиметрга кадәр тирәнәйтеп эшкәртә ала. Исеме дә көч–куәтен раслап тора — “Тигр” дип атала.
Сука агрегатларын бетереп ташлагач, туфрак өстән генә эшкәртелә башлады. Аста каты катлам барлыкка килде, андагы туфрак эшләми, дым аңа үтеп керә алмый. Соң-гы корылыклы елларда дым запасы тиз юкка чыгу игенчелеккә зур зыян китерде.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә дә беткән сукалар, алар инде алты ел кулланылмый. Аларны “Тигр” кебек тирәнәйткечләр алыштырган. Бер чәчү әйләнеше циклында һәр басуны бер тапкыр тирәнәйтеп сөреп чыгалар. Чәчү әйләнешенең ничек куелганын ишеткәч тә кайберәүләр гаҗәпләнеп куйгандыр. Баш агроном инде 2018 елда кайсы басуда нинди культура иге-ләсе билгеле булуын әйтте. Басуларны нинди культура игеләчәген исәптә тотып эшкәртәләр, бар да уйланылган, планлаштырылган һәм шуның буенча алып барыла да.
Хуҗалыкта кукурузның 29 төрле гибридын үстерү-ләрен күрү дә гаҗәп булды. Һәрберсендә бөтен белешмәләре язып куелган. Кайсының буе 3 метрдан артык, буе кечерәкләрнең чәкәннәре күп һәм эре. Иң яхшыларын игүне дәвам итәчәкләр, 50 гектарны орлыкка алачаклар.
— Соңгы вакытта теләсә кайдан орлык алып кайтып алдану фактлары булды, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Кукурузда гөмбә авырулары килеп чыгуның да сәбәбе шул, бу бик хәтәр авыру, чәкәнне черетә, мондый силосны ашатырга ярамый, ул агулы була.
Бу хуҗалыкта кукурузның үзен генә силосламыйлар. Аңа куша торган аксымга бай культуралар игәләр. Судан үләне нинди корылыклы 2010 елда да өч тапкыр уңыш биргән. Аморант дигән культура да аксымга бай икән. Аны культуралы алабута дип тә йөртәләр. Аның “туганнары” бездә үсә, тик болары кызгылт төстә, басуга карап күзләр камаша.
Быел хуҗалыкта бодайның — 8, арпаның — 3, борчакның 2 сорты сынау үткән. Препаратлар куллануга бик сак карыйлар. Химик һәм биологик препаратларны төрлечә кулланып тикшереп караганнар. Аларның икесен бергә куллану уңай нәтиҗә бирмәгән, химик препаратлар тегеләренең тәэсирен юкка чыгарган. Киләчәктә бары тик биологик препаратлар гына кулланырга уйлыйлар.
Менә шундый бик файдалы семинар булды бу.
— Һәрберегез бүген күргән, ишеткәннәрдән нәтиҗә ясарга тиеш, — диде авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International