Почта әйләнешенә «С Новым Годом!» бәйрәм маркасы килде. Анда миләш ботакларыннан һәм кар бизәкләреннән ясалган орнаментлар белән бизәлгән кар бөртеге сурәтләнгән. Почта маркасы рәсеме профессиональ рәссамнар арасында Бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Җиңүче булып Мәскәүдән Ирина Киян танылды. Аның эше жюри тарафыннан танылу ала, шулай ук почта маркасы номинациясендә онлайн-тавыш бирүдә һәм тамашачылар симпатиясе призына иң күп тавыш җыя.
«С Новым Годом!» бәйрәм маркасы Татарстан почта бүлекчәләренә керде инде. Моннан тыш, бүлекчәләрдә Яңа ел конвертлары да, Яңа ел белән котлау открыткалары да бар.
Традиция буенча, күп кенә бәйрәм вакыйгалары почта маркалары чыгару белән билгеләп үтелә. Почта хезмәткәрләре конвертларга һәм открыткаларга ябыштырылачак «С Новым Годом!» яңа почта маркасы Татарстан халкының, туганнары һәм якыннарының кәефен күтәрер дип ышанып кала.