Торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түләү ысулларын тәкъдим итәбез:
1. Онлайн-банкларда (шәхси кабинет һәм мобиль кушымта) АК БАРС Банк, Акибанк, ВТБ Банк, Тинькофф Банк, Промсвязьбанк, Газпромбанк, Открытие Банк, Почта Банк, УралсибБанк. Әлеге банкларда онлайн түләү өчен сез шул банк картасын кулланырга тиеш.
Шулай ук комиссия алынмый:
Ак БАРС Банк терминалында акчалата, Ак БАРС Банк картасы һәм башка банкларның МИР түләү системасы карталары белән түләгәндә;
ВТБ Банк банкоматларында әлеге банк картасы белән түләгәндә;
Открытие Банк терминалында әлеге банк картасы белән түләгәндә.
2. ТКХ ГИС сайтында Почта Банк виртуаль картасы белән түләгәндә.
3. Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сервисында Ак БАРС Банк сайтында («башка продуктлар» бүлеге – «түләүләр» бүлекчәсе «коммуналь хезмәтләр» төймәсе) АК БАРС Банк карталары белән түләгәндә. Башка банк картасы белән түләгәндә комиссиянең күләме картаны чыгарган банка бәйле (мәсәлән, Сбербанк картасы буенча Мир түләү системасының комиссиясе 0 %).
4. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша АК БАРС Банк карталары белән түләгәндә (өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, әлеге сайтта АК БАРС Банкның виртуаль картасын банка кермичә чыгарырга мөмкин).
5. «Татэнергосбыт» АҖ сайтында, «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинетында һәм мобиль кушымтасында АК БАРС Банк карталары белән түләгәндә.
Исегезгә төшерәбез, акчасыз исәп-хисаплар вакытында акча күчерү буенча оператор булып банк тора. Физик зат банкка ниндидә булса хезмәтләр өчен түләү өчен акча күчерү максатыннан мөрәҗәгать иткәндә, банк операцияләренең берсен башкара (Банклар һәм банк эшчәнлеге турында 02.12.1990 No 395-1 Федераль законның 5 ст.). Күрсәтелгән законның 29 ст.нигезендә операцияләр буенча комиссия түләүләре банк тарафыннан икътисади нигезләнгән чыгымнарны һәм аның тариф сәясәтен исәпкә алып билгеләнә.
Түләүнең шәхси счет номеры буенча башкарырга мөмкин иң уңайлы ысулларын тәкъдим итәбез:
1. «Татэнергосбыт» АҖ сайтында шәхси кабинетта теркәлмичә (0%- ПАО «АК БАРС БАНК» карталары белән түләгәндә, 0,8% - башка банк карталары белән түләгәндә) шәхси счетны кертү юлы белән, кирәк булганда башкаручылар буенча суммаларны төзәтү юлы белән:
ТКХ өчен түләү өчен сылтама: https://lkfl.tatenergosbyt.ru/#/guest-payments.
Шулай ук исәп приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин (25 нче числога кадәр генә).
Күрсәткечләрне бирү өчен сылтама: https://lkfl.tatenergosbyt.ru/#/guest-readings.
Электр энергиясе өчен https://tatenergosbyt.ru/supply/payment/сылтамасы буенча теләсә кайсы банк картасы белән комиссиясез түләргә мөмкин.
2. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында: https://uslugi.tatarstan.ru.