31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнварда Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.
Ял көннәрендә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнварда барлык почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. Клиентлар пенсияләр һәм пособиеләр, почта җибәрүләре, газета-журналлар алсын өчен, кайбер авыл бүлекчәләре башка график буенча эшли ала.
Эшнең актуаль расписаниесен яки картада иң якын ачык почта офисын pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.