Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә 4нче йомгаклау этабы – район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.
Үз төркемнәрендә 1нче урынны алган 4 кыз һәм 4 егет районның абсолют чемпионы исеменә уйнадылар. Кызлар арасында Арчаның 6нчы мәктәбеннән Аделина Вәлиуллина, егетләр арасыннан Кәче мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин – районның “2023 елгы абсолют чемпионы” булдылар. Тренерлары – Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин. Аларга кубоклар тапшырылды.
“Районның иң яхшы шашка уйнаучы мәктәбе” номинациясендә призлы урыннарны алган мәктәпләр:
1нче урын – Кәче мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
2нче – Арчаның 6нчы мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
3нче урын – Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Илфат Шакиров)
Кәче мәктәбе күчмә кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Уңышлар!
Румия Надршина