Таныш булыгыз: ЛОР-табиб Назилә Рамил кызы Харисова

2023 елның 30 декабре, шимбә

Арча поликлиникасында тамак, борын, колак авыруларын дәвалаучы табиб-оториноларинголог Назилә янына алдан хәбәр итмичә генә килдек

Табибка күренергә торучылар беткәч, янына кердек. Назилә шундый җылы итеп матур итеп елмаеп каршы алды. Редакциядән, газета укучыларыбызны яшь табиблар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез, дигәч, Назилә аптырап калмады. Безнең белән акыллы итеп сөйләште.

– Назилә Рамиловна, белүемчә, сез Арча кызы?

– Әйе, Арчада туып-үстем. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамладым.

– Әти-әниең кемнәр?

– Әнием Фәния Дәүлә-товна, Пенсия фондында эшләде. Ә әтием Рамил Фоатович Арчада эшләми. Минем тагын апам бар.

– Ничек сез табиблыкка барырга булдыгыз?

– 7 яшьтә мин үзем операция кичердем. Ничектер шул вакыттан кешеләргә ярдәм итәсем, булышасы килү теләге калды.

– Хәзер күпләр медицина уку йортларына бара. Һөнәрне күбрәк әти-әниләре сайлый кебек. 1нче курстан “бу минеке түгел” дип укуны ташлаучылар да бар.

– Минем үземне дә әти-әнием, әйдә, кызым, булдырасың дип, хуплап тордылар. Мәктәпне тәмамлагач, Ижевск дәүләт медицина академиясенә укырга кердем. Дүртенче курстан неврологиядә шәфкать туташы булып эшләдем. Академиядә алты ел укыдым. Аннан Казан дәүләт медицина университетында ординатурада укыдым.

– Алты ел укыганнан соң ординатура мәҗбүриме?

– Юк, мәҗбүри түгел. Алты ел укыгач, без гомуми практика табибы булып чыгабыз. Теләгән кеше ординатурага бара.

– Менә сез ЛОР-табиб. Бу һөнәрне ничәнче курстан сайлыйсыз?

– Алтынчы курс ахырында. Үзең теләгән белгечлекне сайлыйсың.

– Ә ни өчен сез нәкъ менә ЛОРны сайладыгыз?

– Мин үзем гел хирургия белән кызыксындым. Ничектер якын ул миңа. ЛОР инде ул хирургия белгечлеге. Һөнәрем бик ошый.

– Ординатурада укыганда практиканы кайда үттегез?

– Казанда Республика клиник хастаханәсендә ЛОР бүлегендә ике ел практика үттем. Көчле табиблар белән операцияләр ясадык. Бу минем өчен бик яхшы дәрес булды.

– Сез нинди табиблар кул астында эшләдегез?

– Мин аларны бик рәхәтләнеп әйтеп үтәм.  РКБның ЛОР бүлеге җитәкчесе Марат Наилович Гыйләлов, үзе дә операцияләр ясый, табиб-оториноларингологлар Алексей Евгеньевич Васильев, Николай Николаевич Решетников, Дина Илгизовна Ларионова һ.б. Мин аларга бик рәхмәтле. Борын, тамак, колактагы катлауланып киткән чирләргә операцияләр ясадык. Полип, кисталарны алдык, суларга комачаулаучы борынның кәкрәйгән өлешен турайттык һ.б.

– Алайса сезнең күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә (һәм яхшы тәҗрибә!) бар. Арчада күбрәк нинди чирләр белән киләләр?

– Борын куышлыгындагы гайморит, ангина, теш тамыры каналына инфекция кереп үскән кисталар, колак томаланып киләләр – ЛОР чирләре күп төрле.

– Авыздагы йоткылык янындагы бизгә бассаң, шатырдап каты үлек чыга, дип әйтүчеләр бар. Нинди чир ул?

– Ул – хроник тонзиллит. Йоткылык янындагы бизгә бассаң, катыланган үлек-тонзиллит пробкасы килеп чыга. Шуңа күрә чирләр катлауланып китмәсен өчен тамак, колак, борын авырулары килеп чыгуга табибга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр чиргә җитди карарга кирәк. Алар йөрәк, бөер чирләре белән катлауланып китәргә мөмкин.

– Колактагы сагыз белән томаланучыларга ни диярсез?

– Андый проблема бар. Колакны чистартырга ярамый. Чистарткан вакытта колактагы сагызны этеп, эчкә кертәләр һәм колак томалана. Без ул тыгызланган колак сагызын инструментлар белән алырга тырышабыз, барып чыкмаса юдырабыз. Колактагы сагыз ул сөйләшкәндә, чәйнәгәндә, ашаганда, кимергәндә үзе тышка чыга. Аннан аны сөртеп кенә аласың. Кабатлап әйтәм, колак эченә тыгылырга ярамый.

– Авырмас өчен киңәшләрегез.

– Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга! Саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга һәм тәмәке тартмаска кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International