Ул почтальон түгел, әмма почтаны алып кайта

2023 елның 30 декабре, шимбә

Чиканас авылында почта таратучы юклыгын беләбез. Әмма почтальон булмаса да, авылдан берәү Арчага барып, почтаны алып кайта. Ул – 49 яшьлек алты бала әнисе Роза Миңнуллина

Почта бүлекчәсе аша белештек. Роза Чиканаста, рәсми рәвештә теркәлеп, почта ташучы булып эшләми. Гаҗәп хәл бит бу!  Арчага кадәр килеп, авылыңа почта алып кайт әле!

Арчага килгәч, редакциягә кунакка чакырдык үзен. Сөйләшеп утырдык. Роза тумышы белән Түбән Пошалым авылыннан. Өтнә авылы егете Ниязга кияүгә чыккан. “Мин ул вакытта Иске Кырлайга пешекче булып практикага килдем, Үрнәктәге училищеда укый идем. Нияз тракторда, басуга ашарга чыгара иде, шулай танышып киттек. Хәзер исән түгел инде...”, – дип сөйли Роза.

– Ә ничек Чиканаска барып чыктыгыз?

– Яндык без. Өй, сарайлар янып бетте. Ут лапастан чыкты. Октябрьнең 21е иде. Күрше янасыз ич, дип кереп әйтте. Балалар су чәчәге белән авырыйлар иде. Шуннан балаларны көзге пычракта яланаяк та алып чыгып киттем, күтәреп тә... Бер капка белән мунча гына торып калды. Шуннан страховкадан чыккан акчага Чиканастан йорт сатып алып, шунда күчтек. Ул вакытта дүрт балам бар иде. Соңгылары игезәкләр. Кайнанам, алып кайт тагын берне, бишәү булырлар, пенсияң булыр, дия торгач алып кайттым, игезәкләр булды (елмая). Өч кыз, өч малай. Хәзер олысына 30 яшь. Кечеләре – игезәкләргә 12 яшь.

Розаның әтисе Гайсә, әнисе Нургаян. Исән түгелләр инде. Роза үзе дә күп балалы гаиләдә үскән. Әтисе тракторда, әнисе терлекчелектә эшләгән. Роза пешекчелеккә укыса да, алган һөнәре буенча эшләргә насыйп булмый. Бер ел почтада, аннан терлекчелектә эшли. Хәзер күп балалы ана буларак өйдә.

– Беркөнне игезәкләр сыңары Раяз Сабада көрәштә 3нче урынны алып кайтты, – дип сөенеп сөйли Роза. – Бер көрәштән дә калмый. Әтнәдә укыганы Рәзил дә көрәшә.

Күп балалы гаилә буларак, Казаннан өч бүлмәле квартир бирәләр. Икенче каттан. “Кызларның берсе шунда тора, – дип сөйли Роза. – Әни, әйдә, терлекләреңне бетер дә монда килегез дип чакыра. Абзарда сыер, тана, бозау бар. Җәен тавыклар чеби чыгара. Авыл җирендә менә шулай яшәп ятабыз”.

– Почта ташырга сезгә берәрсе әйттеме?

– Юк, берәү дә әйтмәде. Авыл халкы почта таратучы юк, нишләрбез икән дип пошаманга калгач, быелның июненнән тотындым. Атнага бер тапкыр Арчага барам, пенсия вакытында ике дә була. Газета-журналларны, хатларны алып кайтам. Кайткач, авыл төркеменә язам. Үзем барында кибеткә килеп, алып кайткан почтаны алып бетерәләр.

– Роза, сез үзегез машинада йөрисезме? – дип сорыйбыз.

– Юк, юлга “абый, утырт әле”гә чыгам...

– Хезмәт хакы түләнмәгәч, ничек бушка эшлисегез килә?

– Савабы ни тора!

Район почта бүлекчәсенә эшлим дип торган кешене рәсмиләштереп һичшиксез эшкә алырга кирәк. Безнең баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин почта җитәкчелеге белән бу турыда сөйләште. Мәсьәләне уңай хәл итәрләр дип ышанабыз. Роза ханым, исән-сау булыгыз, уңышлар сезгә!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International