Машинасы конфискацияләнде

2023 елның 30 декабре, шимбә

Тыз-быз машиналар чабучы юл хәтәр урын. Үзеңә һәм башкаларга  куркыныч тудырмыйча, зыян салмыйча бик сак йөрергә кирәк. Ә алкоголь  эчемлек капкан килеш рульгә утыру – монысы гафу итмәслек хәл. Әмма утыралар... Һәм бер генә дә түгел.

 2022 елның 25 июленнән Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр керде. Спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөртүчеләргә яңа җаваплылык – машинаны дәүләт файдасына конфискацияләү (104.1 маддә) барлыкка килде. Бу хөкем РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе, 264.2 маддәсе һәм 264.3 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылучыларга каралган. Һәрберсен аерым карап үтик.

Административ җаваплылыкка тартылган яки хөкемдә булган кеше салган баштан транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен 264.1нче маддә нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше машинада каршы як полосага чыкса яки тизлекне 60км.дан арттырса, яки тизлекне 80 км.дан арттырса – 264.2 маддәдә  җинаять җаваплылыгы каралган. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм административ җәза алган, һәм хөкем ителгән кеше  машина йөрткәне өчен 264.3нче маддә нигезендә хөкем ителә.

Быел Арча районында 4 машина һәм бер мотоцикл конфискацияләнгән. Әле менә яңа гына район судында тагын бер эшне карадылар. Суд утырышын район суды рәисе Марс Миндубаев алып барды. 

Арчада яшәүче 1978 елгы ике бала әтисе Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә хөкем ителде. Быел ул ике тапкыр юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тоткарлана. Беренче очракта медицина тикшерүенә барудан баш тарта. 13 июньдә җәмәгать судында эшен карыйлар һәм 30 000 сум штраф белән машина йөртү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр 30 октябрьдә эләгә. Спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган.

Утырыш район судында 19 декабрьдә булды. Бу юлы суд шундый хөкем чыгарды – 240 сәгатькә мәҗбүри хезмәт һәм 2 ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә. “Фольксваген-Поло” маркасындагы автомобилен дәүләт файдасына конфискацияләргә. Суд карары әле көченә кермәгән.

...Эх, эчеп, руль артына утырмаска иде дә бит! Соңыннан үкенергә кала. Терсәк якын, әмма тешләп булмый. Мин исемен язмыйм, кызганам  дигәч, баш мөхәррир җитди итеп: “Эчмәсен! – диде. – Андыйларның исем-фамилиясен газетада тулысынча язарга кирәк! Ничек спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөртергә кирәк?! Нәрсә булмас?! Монда бит кеше гомерләре! Юлда  кемнедер таптатыр, һәлакәт китереп чыгарыр...  Андыйларга закон каты булырга тиеш! Юл иминлеге хезмәткәрләре вакытында туктатканга язмышына рәхмәтле булырга тиеш әле ул!”.

Хак сүзләр. Депутатлар шуңа да РФнең Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертте.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International