“Арча” спорт комплексы-ның шахмат клубында район беренчелегенә ачык шахмат ярышлары булды.
Ярышта Арча, Биектау, Кукмара, Балтач, Казан, Питрәч шахматчылары катнашты. Барысы 36 кеше осталыкларын сынады. Уеннар тыныч мохиттә барды. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. Ришат Фатыйхов 1нче урынны алды. 2нче – Данил Рәхимов, 3нче – Нәзир Фәттахов. Ветераннар арасында Марсель Хәлилов җиңүче булды. 2нче – Урта Курсадан Мөдәрис Лотфуллин, 3нче – Наласадан Габделнәфыйк Фәттахов.
Мәктәп укучылары арасында нәтиҗәләр аерым чыгарылды. Егетләр арасында Кукмарадан Тимур Әхмәтшин – 1нче, Кукмарадан Иван Васильев – 2нче, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Нияз Заһидуллин – 3нче.
Кызлар арасында Арчаның 1нче мәктәбеннән Гүзәл Хәмидуллина – 1нче, 2нче – Арчаның 5нче гимназиясеннән Гөлия Сабирова, 3нче – Утар Аты мәктәбе укучысы Чулпан Мостафина. Тренерлары Айдар Яхин.
Кайнар ризык шахмат-чыларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Шахматчылар үз күңелләрен үзләре күрә белә. Афәрин! Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов шахматчыларны Яңа ел белән котлап, исәнлек-саулык теләде, очрашып торырга язсын, диде.
Румия Гарифҗанова