Ул – Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин. Быел аның тууына 100 ел тулды
Шул уңайдан безгә медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясе доценты Минхарис Әмирханов элемтәгә чыкты.
Газетага заманында бергә эшләгән, әтисе урынына күргән теш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Габделхак Насыйбуллин турында мәкалә бастыруыбызны сорады. Мәкалә район газетасында басылып чыкты. Минхарис Әмирханов Казан дәүләт медицина академиясендә Габделхак Насыйбуллинга багышланган бөтенрәсәй күләмендә фәнни конференция дә оештырды. “Туган ягы Арчада да очрашу оештырырга иде”, – дигән тәкъдимне дә әйтте ул безгә.
Без бу турыда Казанбаш китапханәсе мөдире Алсу Әүхәдиева белән сөйләштек. Үзем дә Габделхак Насыйбуллин турында мәгълүматлар җыйдым. Һәм менә ул көн килеп җитте. 22 декабрьдә Казанбаш мәдәният йортында Габделхак Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан очрашу булды. Казаннан Минхарис Әмирханов философия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фәрит Солтанов белән кайтты. Авылдашлар, туганнар белән бик җылы очрашу булды ул. Китапханә мөдире Алсу Әүхәдиева алып барды.
Минхарис Әмирхановтан Габделхак Насыйбуллинның оныгы Мария Мирославов-наның телефон номерын алдым. Шалтыраттым. Мария ханым белгәннәрен сөйләде. “Минем бабам күп балалы гаиләдә туган, – дип сөйләде ул. – Бала вакытта сәламәтлеккә йомшак булса да, озын гомерле булды. Ә аларның күбесе сугышка кадәр үлеп беткән. Бабайның Минсафа исемле кыз туганы бар иде. Минсафа апа бабайның әтисенең беренче никахыннан туган кыз. Ул бабай һәм әби белән гомер буе бергә яшәде. Бабай Габделхак Гыйльмуллович әби Мария Терентьевна белән Пермьдә эшләгәндә таныша һәм алар бергә тату һәм бәхетле гомер кичерделәр. 1953 елда уллары Мирослав туа. Ул безнең әти. Без ике кыз. Әти безнең балалар табибы иде. 1986 елда кандидатлык диссертациясе яклады. Ул мәрхүм инде. Бабай бик эшлекле кеше иде. Күп эшләде, әмма гаиләсе өчен һәрвакыт вакыт тапты. Ул бик мәрхәмәтле, кайгыртучан, аның белән һәрвакытта да күңелле булды. Күршеләр һәм танышлар, туганнар бабай янына киңәш сорап килделәр. Өйдә бөтен нәрсәне үзе рәтләп, эшләп куяр иде. Әти белән бергә дача салдылар. Без ике кыз медицина институтын тәмамладык”.
Казанбашка очрашуга Габделхак абыйның туганнары Әлфия белән Наилә дә килде. Аларның әнисе Мөкәррәмәнең әтисе Хәйрулла профессор Габделхакның әтисе Гыйльмулла белән бертуганнар. Казанбаш мәдәният йорты җитәкчесе Ранил Шакирҗанов та профессорның туганы булып чыкты. Аның әнисе Дамира апаның әтисе Габделхәй Габделхак абый белән бертуган. Очрашуда Ранил бик матур итеп җырлады. Ничектер ул йөзе белән Габделхак абыйга охшаган. Профессорның туганы Югары Мәтәскәдән Рафил Гарифҗанов та килде. Афәрин, туганнар Габделхак абыйны яхшы беләләр, аның турында һәм хатыны Мария Терентьевна хакында “яхшы кешеләр иде” дип яратып сөйләделәр.
Габделхак Гыйльмуллович Бөек Ватан сугышында катнаша. Курск дугасында һәм Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 12 медаль белән бүләкләнә.
Фәнни хезмәтләре ортопедия стоматологиясенә, рентген нурлары ярдәмендә диагноз куюга, теш казналыгын үзгәртүгә, бигрәк тә яңак асты теш казналыгын дәвалауга багышлана. Ул эксперименталь модельләштерүләргә нык әһәмият бирә, үзлегеннән краниостат аппараты уйлап чыгара, шулай итеп, тешләрне дәвалау юлында яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Бу хакта Казаннан кайткан галим Минхарис Әмирханов сөйләде һәм язды да.
...Искә алу кичәсе бик матур булды. Профессор Габделхак абыйга багышлап авылда музеен да оештырачаклар. Очрашуга югары сыйныф укучылары да килгән иде. Бәлки алар арасында да Габделхак абыйның эшен дәвам итүчеләр булыр.
Румия Саттарова