Район Мәдәният йортында “Изге Ана Покров чиркәве тарихы” һәм “Яңарыш: иманга юл” фильмнарын карадык
Зал тулы халык иде. Руслар да, татарлар да, тын калып, уйга бирелеп, кызыксынып карадылар. Тарих бит бу, Арча тарихы...
Сәхнәдә Валентина Вәлиуллина, Гөлнара Гәрәева, Раушания Закирова башкаруында “Аллилуйя” җыры яңгырады. Аллаһка табыну, зурлау җыры. Көе, сүзләре йөрәкләргә барып керде... Күзләрдән яшь бәреп чыкты...
Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм,
Мин яшәгән һәр мизгелеңә
Минем һәр сулышыма, аллилуйя!
Әнә шулай башланып китте ике фильмны тәкъдим итү кичәсе. Иң башта “Изге Ана Покров чиркәве тарихы” фильмын карадык. Фильмны “Мин Арча баласы” проекты кысаларында Арча педагогика көллияте студенты Алиса Гаранина әзерләгән. Һәм проектның өченче сезонында җиңеп тә чыккан! Котлыйбыз! Фильмны караганнан соң сәхнәгә “Мин Арча баласы” проекты җитәкчесе, Арча Укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова, фильмны төшерүче оператор, Арча Укучылар сарае педагогы Ильвир Тимашев һәм проект җиңүчеләре Алиса белән Валентина Гараниналар чыкты. Алиса ул – Валентина Васильевнаның оныгы. Сөбханалла, бер-берсенә бик охшаганнар. Бергәләп нинди игелекле эш башкарганнар! Күпме мәгълүмат туплаганнар – барысы да тарихка кереп кала. “Изге Ана Покров чиркәве тарихы” фильмын эшләгәннән соң безнең Лин атакайда икенчесен – Арча чиркәвен яңартуга 30 ел тулу уңаеннан “Яңарыш: иманга юл” фильмын эшләү идеясе туды”, – дип сөйләде Алиса.
Барыбыз да экранга төбәлдек. Ә анда Арча чиркәвенең элеккеге һәм бүгенгесе, таныш йөзләр. Сюжетны Валентина Васильевна алып бара. Фильмны караганнан соң сәхнәгә 90нчы елларда поселок Советы рәисе булып эшләгән Инсан Вәлиев, ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчесе Дамир Шакиров, заманында ателье җитәкчесе булып эшләгән, чиркәүне торгызуда Герман һәм Василиск атакайларның уң кулы булган Валентина Мартьянова чыктылар. Һәркайсының сөйләрлек сүзе бар. Ашлык склады, кинопрокат булып торган, хәрабә хәлендәге чиркәүне ничек итеп төзекләндергәннәре турында кызыклы фикерләрне ишеттек. “Ул вакытта миңа Зоя Ефремова (кыз фамилиясе Плотникова) кызыклы бер фактны әйтте, әтисе аның чиркәү кыңгыравын ишегалдына күмеп куйган, шулай итеп тарихи кыңгырауны сак-лап калган, – дип сөйләде Инсан Миргалимович. – Коммунальныйдан экскаватор белән киттек без Плотниковларга һәм кыңгырау-чаңны ишегалдыннан казып алып, чиркәүгә алып килеп урнаштырдык. Ә чиркәүнең стенасындагы иконаларны – иконостазны Арча художнигы Юрий Михайлович Демьянов эшләде, әйбәт итеп эшләде”. Зоя Ефремованың әтисе Иван Плотников гаиләсе Зур урамында чиркәү янындагы юлның икенче ягындагы баракта яшәгән.
Заманында Арча чиркәвендә халыкка хезмәт иткән Герман атакай да кайткан иде. Василиск атакай нишләптер кайтмаган. “Яңарыш: иманга юл” фильмында Герман атакай белән Василиск атакайны төшерәсе килгән иде, алар риза булмадылар”, – диде Валентина Васильевна.
Тагын бер кызыклы вакыйга – “Яңарыш: иманга юл” фильмында Валентина Васильевна Арча чиркәвенең рухание Преображенский Николай Ксенофонтовичның оныгы, ветеран укытучы Ирина Петровна Смелова белән кызыклы, тарихи әңгәмә оештырган.
Район башлыгы Илшат Нуриев белән район чиркәүләрен төзекләндерү буенча оештырылган әңгәмәне дә зур кызыксыну белән тыңладык.
Арча чиркәвен төзекләндерүдә катнашучыларга, “Мин Арча баласы” проекты җиңүчеләренә Лин атакай, район Иҗтимагый советы исеменнән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кичәне Анастасия матур итеп алып барды.
...Сәхнәгә “Рус җыры” ансамбле җырчылары чыкты. Алар да күңелне кузгата торган җырлар башкара. “Элекке белән бүгенге арасында бары тик бер мизгел – ул тормыш...”. Ул мизгелне, яхшылыклар эшләп, лаек-лы үтәргә кирәк. Иманга юл шушы...
Румия Надршина