Илкүләм бәйрәм – гаилә тарихы

2023 елның 30 декабре, шимбә

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан районнарының мәгариф һәм мәдәният оешмалары оештырган  “Шәҗәрә – минем нәсел агачым“ бәйгесенә йомгак ясалды

Бәйге финалистлары 19 декабрьдә Арчага җыелды. Районыбызның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда бәйге-фестивальнең йомгаклау этабы узды.

Республикабызның Арча, Апас, Балтач, Спас, Теләче районнарыннан тыш, башкалабыз Казаннан, Томск, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Мари Иле, Башкортстан Республикаларыннан да катнашучылар килгән иде.

Өченче ел оештырылып килүче бәйгенең быелгысында Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 250 гариза кабул ителгән.

Шуларның 26сы иң яхшылары дип сайланып, финалга узды. Финалистларның 11е җиңүче дип табылды, ә 15е жюриның махсус бүләгенә лаек булды.

Фестивальгә килүчеләрне укучылар лицейның ишек төбеннән үк берничә телдә сәламләде һәм татар көйләре яңгырады. Бинаның ике катында Арча районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре тарафыннан булдырылган күргәзмәләр тәкъдим ителде.

Бәйрәмнең төп өлеше актлар залында узды. Финалга чыккан 11 җиңүче үз эшләрен сәхнәдә тәкъдим итте. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде.

– Арча җирлегеннән чыккан бөек шәхесләрне санап китсәң, безгә бирелгән вакыт кына җитмәс. Без үзебезнең халкыбыз белән, иҗат кешеләре белән горурланабыз. Бүгенге бәйгедә катнашучыларга да сокланам һәм тирән ихтирамымны белдерәм. Әлеге зур бәйгене оештыручы Татар конгрессына зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин сүзен ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Совет рәисе Васыйл Шәйхразиевтан сәламнәр алып килүен әйтеп башлады. 

– Өлкәләребездәге һәм республикабыздагы татарча белем бирү системасы белән таныштыру максатыннан үткәрелеп килүче бәйгенең географиясе зур. Тагын бер максатыбыз – төбәкләр белән дуслык күпере булдыру. Шәҗәрә – динебез буенча да безгә әманәт, бертөрле бурыч булып тора. Ким дигәндә үзебезнең җиде буынны белеп торырга тиешбез. Кеше үзенең тарихын, үзенең бу тормышка кайдан, ни өчен килгәнен белергә тиеш һәм киләчәк буынына да шушы байлыгын тапшыру бурычы безнең өстебездә тора. Бүген төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларга, безне югары дәрәҗәдә каршы алган Арча лицеена, Рамил Даниловичка, аның командасына рәхмәтемне җиткерәм, – дип, катнашучыларга уңышлар теләде ул.

Чыгышлар өч номинациядә узды. Аларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. “Матур, эчтәлекле чыгышларны тыңлап таң калып утырдык. Тарихыбызны, милләтебезнең горурлыгы булган шәҗәрәләр тарихын матур итеп үстергәнегез, үзегезнең кече ватаныгыз, гаиләгезнең тарихын саклавыгыз өчен һәр катнашучыга рәхмәт әйтәм”, – диде үз чыгышында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Фестивальнең бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты. Бу бәйгенең никадәр зур дәрәҗәле һәм кирәкле икәнен ассызыклап үтте ул. Катнашучыларның ел саен артуын әйтте һәм чараны оештыруда үз көчләрен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International