Әлеге сүзләрне район фермерларының девизы итеп алсак та була
Чөнки башлангыч чорында күп иде алар. Әмма вакыт сынавын үтә торгач алтмышлап кына калганнар. Уңышлы эшли, дип әйтерлекләре тагын да азрак.
Мөндештән Хәлим Гарипов, Көтектән Дамир Шакирҗанов, Корайваннан Фәнис Әхмәтханов, Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов...
– Минем фермерлыкка алынганга 27 ел инде, – ди Камил Фатыйхов. – Аңа кадәр колхоз рәисе идем. Колхозда рәиснең ярдәмчеләре, белгечләр күп иде. Ә менә фермерга агроном да, зоотехник та булырга, чәчкечкә утырып чәчү чәчәргә дә туры килә.
25 декабрьдә район фермерларының ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин фермерларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Район фермерлары ассоциациясе җитәкчесе Нафил Гатауллин үзе дә бик актив фермер, ул аларның проблемаларын да яхшы белә, яңалыклар белән таныштырып, киңәшләре белән ярдәм итеп тора.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, төрле хезмәтләр вәкилләре фермерлар алдында торган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов 2024 елның 1 мартыннан соң чиплаштырылмаган терлекләрнең итен дә, сөтен дә сатып булмаячак, дип искәртте. Авырулар таралуны кисәтү максатында ябык режим белән асрауга күчәргә.
Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов катнашты.