Декабрьнең соңгы атнасында Мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре узды
25 декабрьдә район Мәдәният йортына сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды. Иң элек бәйрәм фойеда чыршы янында алып барылса, соңрак спектакль карадылар.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче яңа ел белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде ул.
26 декабрьдә Мәдәният йортына районыбызның иң актив, иң алдынгы, иң сәләтле укучылары җыелды. Елның ахыргы көннәрендә алдынгы укучыларга бәйрәм бүләк итү матур традиция булып тора. Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә ел нәтиҗәләре буенча мактауга һәм рәхмәт сүзләренә лаек 100гә якын бала катнашты.
Укучыларны Мәдәният йортының беренче катында әкият геройлары сәламләде. Икенче катта укучыларны чыршы тирәли әйләнеп җырлаулар һәм биюләр көтте.
Район башлыгы Илшат Нуриев укучыларга видеомөрәҗәгатен юллаган иде. Әлеге видеода районыбызда иң актив укучыларның берсе булган Әнвәр Мөхетдиновның Илшат Нуриев белән әңгәмәсе тәкъдим ителде. Район башлыгы Яңа ел бәйрәме белән бәйле балачак хатирәләрен искә алды. “Без үскәндә кибетләрдә әйберләр күпкә азрак иде. Мәктәптән һәм әти-әниләрнең эш урыныннан биргән бүләкләрне көтеп ала идек. Шунда иң тәмлесе мандарин була торган иде. Безнең яшьтәге кешеләр яңа елдан мандарин исе килә, ди. Чөнки, сез хәзер аны көн дә ашый алсагыз, ул вакытта безгә мандарин елга бер тапкыр, яңа елда гына эләгә иде”, – дип, истәлекләре белән уртаклашты ул. Чыгышы ахырында Илшат Нуриев, укучыларны гел шундый актив булырга чакырып, бернидән дә курыкмый алга атларга өндәде һәм уңышлы еллар теләде.
Бу көнне биредә махсус хәрби операциядә булучы ир-егетләребезнең балаларына да бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә әтиләре яу кырында булган 129 бала чакырылган иде.
Иске Му авылыннан Кадрия Сафина оныкларын алып килгән. “Киленем Айгөл һәм ике оныгым белән килдек. Әтиләре киткәндә кечкенә оныгым сөйләшә дә белми иде әле, ел ярымда әнә ничек үсеп беттеләр”, – дип, җитәкләшеп чыршы тирәли әйләнеп йөрүче ике сабыйга күрсәте. Район башлыгына, волонтерларга һәм ярдәм кулы сузган һәркемгә бик рәхмәтле булуын әйтте ул.
Чыршы бәйрәменә җыелган балаларга “Югалган хатлар эзеннән” исемле спектакль күрсәтелде. Һәр балага район башлыгының бүләге тапшырылды.
Гөлнур Миннебаева