Сәгыйдәбану Зариф кызы Әтнә районы Кышлау авылында 1924 елның 2 нче гыйнварында дөньяга килә. Сәгыйдәбану Зариф кызынын иңнәрендә зур хезмәт тормышы. Ул Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын кичергән герой буынга карый. Бүгенге көндә юбиляр якыннары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Сәгыйдәбану Зариф кызына нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телим. Картаюны сизмичә, яшәү дәртен сүндермичә тагын озак еллар гомер итәргә насыйп булсын!