Татарстан халкы махсус хәрби операция барган зонага 5 000нән артык посылка җибәрде.

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы махсус хәрби операция уздыру зонасына 160 000 хат һәм посылка китерде. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 5 000нән артык посылка җибәрде.

 

Россия Почтасы бүлекчәләре 1 майдан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә. Почта инфраструктурасы ярдәмендә һәр гаилә, туганнар һәм дуслар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр белән элемтәдә тора ала. Посылкада яки хатта хәрби часть номерын,  алучының исемен һәм фамилиясен, адресын күрсәтергә кирәк: Мәскәү шәһәре, 103400.

Операторлар посылкаларны ачык килеш кабул итәләр, тыелган әйберләр булмасын өчен эчен тикшерәләр. Мәсәлән, тиз бозыла торган ризыклар. Һәр посылканың авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш, шуңа күрә почта бүлекчәләрендә аларны үлчәп, кирәк булганда, посылканы берничә тартмада рәсмиләштерәләр. Россия почтасы посылкаларны Мәскәүдә Оборона министрлыгы вәкилләренә тапшыра, алар посылкаларны адресатларга үзләре җиткерә.

Хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулы мәгълүматны Россия Почтасының контакт-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International