«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 26 гыйнварында сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыруны планлаштыра.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.