Гөлнара истәлегенә турнир

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә ачык шахмат турниры үтте.

Авиаһәлакәттә Гөлнараның гомере өзелде. Шахматчы. Ике тапкыр Татарстан чемпионы. Спорт остасы иде.

Бу хәбәр районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлиловны тетрәндерде. Ул ел да шахматчы кыз истәлегенә турнир оештыра.

– Гөлнараның әтисе Шура авылыннан. Арча ягы белән төп бәйләнеш шул, – диде кызның әнисе. – Әмма аны Арча белән шахмат берләштерде. Марсель Хәлилов Гөлнараны шахмат ярышларына чакыра иде. Иртүк электричка белән кайтып китә иде ул. Хәтта Марсель Хәлилов Арча командасы өчен уйнар, дип үзенә пропискага дә кертәсе иде. Тик... өлгерә алмады.

Шахмат турниры елдан-ел күбрәк шахмат сөючеләрне үзенә җыя. Быел Арча, Балтач, Биектау, Кукмара районнарыннан һәм Казаннан 52 шахматчы килгән. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр, укучылар да бар. Казаннан шахмат осталары да кайткан.

Уеннар кичкә кадәр барды. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов ярышларның оешкан төстә һәм югары дәрәҗәдә үтүен әйтте. Гөлнараның әти-әнисе Флера һәм Айдар Рәшитовлар бу ярышны оештыручыларга, Марсель Хәлиловка, педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гариповага, катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International