Балалар сәнгать мәктәбендә үткән концерт Арча халкы өчен Раштуа бүләге булды. Тамашачылар өчен чын бәйрәм мохите тудырылган иде.
Ел саен Раштуа бәйрәме уңаеннан Арча сәнгать мәктәбендә концерт оештырыла. Бу инде матур бер традициягә әйләнде. Менә инде 10 елдан артык Раштуа концертын Валентина Гаранина оештыра. Үзе сценариен төзи, концерт номерлары оештыра, катнашучыларны чакыра, үзе үк бәйрәмне алып та бара.
“Раштуа концертын без чиркәү белән берлектә оештырабыз, – ди ул. – Бу концерт кына түгел, ә тулы бер программа. Ул чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана һәм сәнгать мәктәбендә дәвам итә. Монда концерт та, Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр куйган спектакль дә, Раштуа чыршысы да уза”.
Быел да бәйрәм күңелле рухта үтте. Арчаларны Раштуа белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, чиркәүдән протоирей Лин Кондаков, район имам-мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәт Сафиуллин килгән иде. Алар бар кешегә тыныч тормыш, сәламәтлек, иминлек теләде.
Концертта катнашучылар тамашачылар өчен чын бәйрәм рухы тудырды – аларны сәнгать, матурлык, мәдәният дөньясына алып керде. Үзешчән артистлар, “Рус җыры” халык вокаль ансамбле, “Ар-и-Эль” бию коллективы, “Веста” триосы, сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең иң матур чыгышларын тәкъдим итте. Бәйрәмгә махсус чакырылган Камилә Закированы аерым искә аласы килә. Камилә балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, әле кечкенә вакытта ук әлеге концертта чыгыш ясаган. Бүген инде ул Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен тәмамлый. Раштуа бәйрәмендә ул якташларына үзенең яраткан җырын бүләк итте.
“Мине чакырганнары өчен мин Валентина Васильевнага рәхмәтле. Концертта чыгыш ясавым белән мин бик бәхетле”, – дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Камилә.
“Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтемне белдерәм, – ди Валентина Гаранина. – Балаларга – репетицияләр, чыгышлар өчен, әти-әниләргә – балаларына иҗади үсеш юлында ядәм итеп торулары өчен, укытучыларга – зур хезмәтләре өчен”.
Концерттан соң сәхнәгә Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр күтәрелде. Алар “Раштуа фәрештәсе” спектаклен күрсәтте.
Бәйрәм Раштуа чыршысы янында тәмамланды. Ул үз тирәсенә барлык балаларны җыйды. Арчаның 1нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Вероника Капралова алар өчен тулы уен программасы эшләгән. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр.
Бу көнне барлык балалар да иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән татлы бүләкләр белән таралышты. Аларны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Лин Кондаков “Центр-2“, “Арча АТПсы“, “Арча балык хуҗалыгы“, “Арча“, “Газстройгарант“, “Арча нефть продуктлары“ ширкәтләренә рәхмәтен белдерде.
Ахырдан тамашачылар бәйрәмнең бер сулышта үтеп китүен билгеләп үтте. Аны район Мәдәният йорты сәхнәсендә үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.
Резедә Хәкимҗанова