Быел иң беренчеләрдән булып малайлар туды!

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

Яңа ел ул үзенең яңа туган бәбиләре белән күңелле.

Арчаның гинекология консультациясеннән белештек. Арча районының беренче бәбиләре 2 гыйнварда Казанда туган! Беренче булып кичке сәгать 6да Арчада яшәүче Алисә белән Фәнзил Гарәфетдиновлар улы Бәхтияр туа! Берникадәр вакыттан соң 23 сәгать 55 минутта Кәчедән Фәнисә белән Ринат Галәвиевлар улы Нариман дөньяга килә! Бер-бер артлы ике малай! Шунысы кызыклы: бәхетле әниләр Алисә белән Фәнисә икесе дә Казанда “Кызыл Хач” бала тудыру йортында бер бүлмәдә яталар.

3 гыйнвар иртәсендә Фәнисә үзенең сөенече белән уртаклашты. Кәче авылыннан Фәнисә Галәвиева белән гел очрашып торабыз. Беренче тапкыр моннан бер ел элек Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар йорты янгач очраштык. Ул аларга акчалата, матди  ярдәм оештыруда булышты. Вәлиәхмәтовлар күмәк көч белән Кәче авылында яңа йорт салып чыктылар. Алар Фәнисәгә һәм булышкан кешеләргә бик рәхмәтле. Фәнисә үзе ике инвалид карыйм, ди. Аш-су остасы да ул! Ни генә әзерләми! Ә Ринат эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара. Эш белән мәшгуль кешеләр. Без Фәнисә белән тагын җәен очраштык. Арчаның Казансу паркындагы күлдә бер хатын-кыз суга бата язды. Без дә шунда су коена идек. Ә Фәнисә шул вакыт кызы (Руфинә, 6 яшь), ире Ринат белән күл кырыена килеп туктадылар. Бу хәлне күреп, ире Ринат шунда ук суга сикерде. Тиз генә йөзеп килеп, суга батучы хатынны яр буена алып чыга башлады. Әлбәттә, аңа булышучылар булды. Ә Фәнисә тиз генә  телефоннан ашыгыч ярдәм чакырды. Ярдәмчел кешеләр... Казаннан бала тудыру йортыннан кайтканда Калинин мәчетенә кереп чыгалар. Мулла балага исем куша. Без Галәвиевлар гаиләсенә исәнлек-саулык, тигезлек, балалар бәхете телибез.

Ә инде Алисә Гарәфетдинова белән без бала тудыру йортыннан өйләренә кайткач сөйләштек. Олы кызы Зәйнәбкә 2 яшь. Менә хәзер Алисә белән Фәнзил Гарәфетдиновларның шатлык-куанычлар белән уллары Бәхтияр туды! Котлыйбыз! Алисә үзе музыка җитәкчесе булып эшлим, ди. Ә Фәнзил шулай ук иҗат эшендә. Татар эстрадасында клиплар, кыска метражлы фото-кинофильмнар эшли. Без бу гаиләгә бары тик бәхет, куанычлар гына телибез!

...Тормыш дәвам итә. Ә тормышны әнә шул бәбиләр дәвам итә. Әти-әнигә һәм илгә дә иң кадерле бүләк алар. Исән-сау үсеп җитеп, әти-әниләренең, илебезнең ышанычлы уллары, кызлары булып өлгерсеннәр! Бездән теләк шул.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International