Елның беренче бәхетле пары

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

2024  – Гаилә елында Арча ЗАГСы бүлегендә никахлашкан беренче пар Диана һәм Ранис Низамовлар булды

Ул көнне алар белән очрашмадык. Номерын алып Дианага шалтыраттым. Минем телефонда “Динә театр” булып чыкты. Беренче соравым шул турыда булды да. Ничек аның телефон номеры миндә Динә дип сакланган?

– Тулы исемем Диана минем. Динә дип йөртәләр, – диде ул. – Мин бит “Җидегән чишмә” халык театрында сез язган “Өйләнәм дигәч кенә” спектаклендә төп рольдә уйнадым.

Ул Динә! Балтач кызы. Хәтерләдем. Арча педагогика көллиятендә укыган вакыты иде ул. Аннан тәрбияче һөнәрен алып Казанга эшкә китте.

– Хәзерге вакытта мин логопед-дефектолог. Шуңа укыдым. Өйдә үз эшемне ачтым. Клиентларым күп. Хезмәтемне яратам, – диде Динә. – Ә Ранис Үгез Елга авылы егете. Дуслар таныштырды безне. Башта үзебез дә дуслар булып кына йөрдек. Аннан ул Казанга килеп, полициягә эшкә урнашты. Узган ел Яңа елны икебез генә каршыладык һәм шул көннән соң аерылышмадык.

– Ә ничек тәкъдим ясады?

– Үзенең туган көне иде ул. Мин бер атна хастаханәдә ятып чыктым. Күрештермәделәр. Сагынган, миннән башка яши алмавын аңлаган, күрәсең, дигән фикергә килдем үзем дә, – диде Диана-Динә. – Ә тәкъдим ясавы болай булды. Өйгә чыккан көнне мине ресторанга чакырды Ранис. Һаман үзебез йөри торганына бардык. Юлда никтер борчылган кебек бу. Аның шундый халәте миңа да күчте. “Ник борчыласың? Бар да яхшыдыр бит?” – дип сорыйм инде. Тәртип, дип җавап бирә. Ресторанда ашап бетердек, утырабыз. Кайтыйк инде, дим. Бераз утырыйк әле, ди. Тагын чәй алдык. Ничә чокыр чәй эчеп бетергәнбездер. Аннан күзне йомарга кушты. Сиңа бүләк бар, ди. Аның туган көне, миңа нинди бүләк инде? Аптырадым. Шулай да күзләремне йомдым. Ачканда кулында йөзек, аны миңа сузган. “Гомер буена минем белән бергә булырга ризамы?” – ди. Көтмәгән иде бөтенләй дә. Риза, дидем инде.

Һәм менә нәкъ тә бер елдан соң алар гомерлеккә бергә булырга ризалыкларын рәсми төстә исбатладылар. Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина яшь парны тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котлады, мәхәббәт, үзара аңлашу, бәхет теләде һәм район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән котлау адресы, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Бәхетле булыгыз, Диана һәм Ранис! Сезнең йортыгызда һәрвакыт мәхәббәт хөкем сөрсен һәм тормыш юлыгызда бары тик тугрылык кына булсын.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International