Шахмат уенына оста гаиләләр көч сынашты

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

6 гыйнвар көнне Укучылар сарае Гаилә елы уңаеннан “Әти, әни һәм мин – шахмат гаиләсе” турниры оештырды.

Ярышларда районыбызның 20 гаиләсе катнашты. Арчада яшәүче гаиләләрдән тыш, Казанбаш, Мәтәскә һәм Утар Аты авылларыннан да командалар килгән иде.

Оста шахмат уйнаучы әти-әниләр, әби-бабай һәм балалар җыелып, матур уеннар күрсәттеләр. Уеннарны күзәтүче һәм аларга бәя бирүче Укучылар сараенда шашка-шахмат түгәрәген алып баручы Айдар Яхин иде. 

Турнирда катнашу кагыйдәләре буенча гаиләдән һәр яшь төркемендә шахмат уйный белүче һәркем катнаша алды. Балалар балалар белән, өлкәннәр өлкәннәр белән уйнады, ә очколар команданың гомуми гаилә тупланмасына җыелды.

Ике сәгать дәвамында барган уеннар түбәндәге нәтиҗә белән төгәлләнде: 1 урында – Мостафиннар гаиләсе (Утар Аты), 2 урында – Галәветдиновлар гаиләсе (Арча), 3 урында – Сөләймановлар гаиләсе (Арча).

Беренче урын алучы Мостафиннар гаилә командасы составында әтиләре Рафил, кызы Чулпан һәм улы Рәдиф иде. Балалар икесе дә шахмат белән әле бер генә ел шөгыльләнә. Тик шулай да яхшы күрсәткечләргә ия. Икенче сыйныфта укучы Рәдиф аеруча бу уен төренә оста икән. Биш яшьлек улларының да уйный белүен әйтте гаилә башлыгы.

Гаилә турнирына килгән һәр катнашучы оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International