Исән-сау җиңү яулап кайт, Нәсим

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

Итекле хоккей ярышы үткәрү бездә традициягә әйләнеп бара. Командалар саны да арта. Ярышларны елдагыча район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Чөнки ул үзе дә шунда, һәр ел хакимият командасы составында уйный. Быел дә читтә калмады.

– Районда спорт белән шөгыльләнүчеләр көннән-көн арта. Уңышларыбыз дә күп. Юкка гына без спорт сөюче район исемен йөртмибез, – диде ул хоккейчыларга уңышлар теләп.

Әмма бу мәкаләдә сүз ул хакта түгел. Бу сүзләр – кереш өлеше генә. Илшат Нуриев спортчыларны сәламләгәндә итекле хоккей ярышында көрәшчеләр командасы составында махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче Нәсим исемле егет булуы турында искәртеп үтте һәм аны үз янына чакырып алып, рәхмәт әйтеп кулын кысты.

Нәсим кыска вакытлы ялга кайткан һәм шул арада да команда составына кереп дусларына ярдәмгә килгән. Менә шулай спортта чыныгып үскән егетләребез алар. Яу кырында да сынатмыйлар.

Ярышлар арасында үзе белән очрашып, аралашып та алдык. Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләрнең һәрберсенә хас сыйфат – күп сөйләшмиләр. Шуны истә тотып Нәсимгә дә (фамилиясен билгеле сәбәпләр белән әйтмибез) артык сорау бирмәдек.

24 яшьлек бу чибәр егет Иске Масрадан. Махсус хәрби операция барган зонага мобилизацияләнеп киткән. Икенче тапкыр инде кыска вакытлы ялга кайткан. “11 гыйнварда яңадан китәм”, – диде ул.

Нәсим 15 яшеннән көрәш белән шөгыльләнгән. Спорт остасы исеменә ия. Бүген дуслар чакыргач килдем”, – ди.

Исән-сау җиңү яулап кайт, Нәсим. Көтәбез сине.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International