2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында яңартылган «Электрон мәгариф» системасында республика мәгариф системасының цифрлы трансформациясе, педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Оештыручы-Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәт эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча 18 гыйнварда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm   2024 елның 17 гыйнвары көнне 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International