Почта өләшүчеләр Татарстан ветераннарына Россия Федерациясе Президентының Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгы уңаеннан котлауларын җиткерәчәк

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Россия Почтасы Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Президентының шәхси котлауларын җиткерәчәк.

Татарстанда мондый котлауларны «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 96 республика кешесе алачак. Хатлар мактаулы адресатларның шәхсән кулларына тапшырылачак. Россия буенча 27 гыйнварга кадәр почтальоннар Президентның 60 000гә якын шәхси котлауларын тапшырачак.

Почта хезмәткәрләре ветераннар мөһим хатларны алсын өчен бар көчләрен куячак. Кирәк булса, Россия Почтасы хезмәткәрләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклап, котлауны актуаль адрес буенча җиткерәчәк. Әгәр дә алучы өйдә булмаса, хат якындагы почта бүлекчәсендә тагын бер ай сакланачак, ә почта өләшүче бу вакыт эчендә котлауларны кабат өйгә китерүне кабатлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International