«Республика исемнәре»яңа видеопроекты

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

    

ТР муниципаль берәмлекләре Советының «Республика исемнәре» видеопроекты старт алды. Ул Татарстан, республика шәһәрләре һәм районнарының элеккеге җитәкчеләренең тормышына һәм хезмәтенә багышланган.

 

Алар барысы да төрле вакытта, илнең төрле үсеш чорларында эшләгәннәр.

 

Проектының беренче видеосы «Зиннәт Моратов: дүрт тормыш түгәрәге»  Татар Өлкә партия комитетының беренче секретаре (1944-1957 еллар) Зиннәт Ибәтович Моратовка багышланган. Ул Татарстанны 13 ел дәвамында җитәкли. Ул идарә иткән вакытта республика нефть һәм оборона сәнәгатен актив үстерә.  1950 еллар башында, республиканы икегә, хәтта өчкә бүлә язалар. 

 

Зиннәт Моратов шулай ук «Джентльмены удачи» комедиясендә сөйкемле алдакчы ролен уйнаган атаклы актер «Василий Алибабаевич»  Раднер Моратовның әтисе дә.

Беренче видеоны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/xw82bVjCWQI

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International