«Ана даны»медале

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2024 елның 24 гыйнварында Казан Кремлендә Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы чара узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга зур өлеш керткән күп балалы гаиләләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Арча шәһәреннән биш бала анасы Закирова Раушания «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

Раушания Наилевна Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасында музыкаль җитәкчесе булып эшли, ире Мөдәррис Мөбарәкҗанович «Татавтодор»ААҖнең Арча филиалында шофер булып эшли.

Гаиләдә 3 кыз һәм ике малай тәрбияләнә. Закировлар үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, сәламәт күп буынлы гаилә традицияләрен саклауга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга зур өлеш кертәләр, актив тормыш рәвеше алып баралар, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International