Арча районында яшәүче 20 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының “г“ пунктында күздә тотылган җинаятьне (банк счеты аша чит кеше милкен урлау) ясаган өчен хөкем ителде. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган.
Судта ачыкланганча, аның мобиль телефон номеры таныш булмаган кешенең банк счетына бәйләнгән булган. 2021 елның 19 июлендә әнә шул счетка 4000 сум акча керүе турында хәбәр килә. Телефон хуҗасы теге банк счетындагы акчаны үзенең банк картасына күчерә.
Моннан тыш, хөкем ителүче 2023 елның июнендә төнлә Зур Бирәзә авылындагы кафеда исерек хәлдә “Росгвардия“ хезмәткәренең битенә суга. Әлеге хезмәткәр административ беркетмә төзүче полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә килгән була.
Хөкем ителүче үзенең гаебен таныды. Суд аның шартлы хөкеме һәм үтәлмәгән җәзасы барлыгын исәпкә алып, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйләнгән аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, дәүләт файдасына 10 мең штраф белән 1 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Камил Хафизов,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе