Арча район суды 21 яшьлек Балтач районы кешесенә карата хөкем карары чыгарды.
Ул РФ Җинаять кодексының 327нче маддәсенең 3нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне ясауда гаепләнә.
Судта ачыкланганча, әлеге ирнең автомобиль белән идарә итәргә хокук бирә торган таныклыгы бөтенләй булмаган. Ул 2020 елның маенда билгесез кешедән ялган таныклык сатып ала. Шул ялган таныклык белән машинага утырып юлга чыга, Арча районында аны юл-патруль хезмәте инспекторы туктата һәм документның ялган икәнлеген ачыклый.
Ул гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 6 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.