Терлек, ашлык сата, имеш

2024 елның 27 гыйнвары, шимбә

Арча районында яшәүче 33 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (мошенниклык – алдап, гражданинга шактый зыян  китереп чит кеше милеген урлау) ясаган өчен хөкем ителде.

Әлеге ир 2022 елның июнендә үзендә булмаган мөгезле эре терлекне сатам дип, сатып алучыдан бозаулар өчен бераз өлешен алдан түләүне таләп иткән. Зыян күрүче 56800 сум акчаны күчергән, әмма бозауларны ала алмаган.

Моннан тыш, 2023 елның июнендә бу ир шундый ук җинаять кыла. Бу юлы 30-35 тонна борчак сатам, дип алдый һәм 85000 сумны алдан түләү шартын куя. Сатып алучы акчаны аның банк  картасына күчерә. Әлеге борчак чынбарлыкта бөтенләй булмый.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче гаебен танымады. Суд аңа 30000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International