Чыршы ябылу тантанасында “Арча хәбәрләре” сайтында узган
“Иң матур яңа ел фотозонасы” фотолар бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде
Әлеге бәйгедә районыбыз балалар бакчалары катнашты. Балалар бакчаларында ясалган яңа ел фотозоналарының фотоларына 13 көн дәвамында тавыш бирелде. Сайтыбыздагы бәйге 16 меңнән артык карау җыйды.
Бәйгедә барысы районыбызның 16 балалар бакчасы катнашты: Арчаның 2нче, 3нче, 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 10нчы, Наласа, Сикертән, Яңа Кишет, Носы, Курса-Почмак, Кәче, Шушмабаш, Яңа Кырлай, Казанбаш авыллары балалар бакчалары. Биредә ясалган фотозоналар бер-берсен кабатламый һәм барысы да бәйрәмчә матур.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш (5938) җыючы Арчаның 6нчы балалар бакчасы беренче урынга чыкты. Икенче урынны Арчаның 10нчы балалар бакчасы (4667 тавыш) һәм өченче урынны 8нче балалар бакчасы (4565 тавыш) яулады. “Сандугач”, “Чишмәкәй” һәм “Каенкай” балалар бакчаларын җиңүләре белән котлыйбыз!
Шулай ук бәйгедә актив катнашучы Арчаның 2нче, 5нче, 7нче, Наласа, Яңа Кырлай, Сикертән һәм Яңа Кишет балалар бакчаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җиңүчеләр хакында
Беренче урынга лаек булучы Арчаның 6нчы балалар бакчасы районыбызда иң яшь балалар бакчаларының берсе.
“Сандугач” балалар бакчасы 2018 елда ачыла. Бүген биредә 33 хезмәткәр эшли. Алты төркемдә 164 бала йөри. “Газета оештырган бәйгеләрдә беренче тапкыр катнашабыз. Конкурс игълан ителгәч, без мәгълүматны ата-аналар чатларына, туганнар һәм дуслар чатларына җибәрдек. Шулай ук рәсми сайтта һәм ВКонтакте битенә салдык. Гомумән хезмәткәрләрнең гаиләләре тавыш бирүдә актив катнашты. Кулларыбызны пульста тотып, актив тавыш бирдек. Әлеге конкурслар информатив һәм заманча эшләнелгән. Оештыручыларга зур рәхмәт”, – диде балалар бакчасы мөдире Энҗе Галимуллина.
33 еллык тарихы булган Арчаның 10нчы балалар бакчасы районда күпләргә үрнәк булырлык эшчәнлек алып бара.
Шәһәребезнең 163 сабыена 18 педагог һәм 16 хезмәткәр тәрбия бирә. Балалар бакчасының мөдире – Фәния Гыйззәтуллина. “Бәйгедә тавыш бирү бик кызу барды бездә. Бигрәк тә ахыргы тавыш бирү көнендә төн йокыларыбызны йокламый шуның өстендә эшләдек”, – ди “Чишмәкәй”дә эшләүче тәрбиячеләр.
Бәйгедә җиңүче балалар бакчаларының иң тәҗрибәлесе – Арчаның 8нче балалар бакчасы.
1986 елда ачылган “Каенкай” балалар бакчасында 37 хезмәткәр эшли, аларның 18е – тәрбияче. Бүгенге көндә бирегә 125 бала йөри. Мөдире – Гөлназ Фәйзрахманова.