Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының йомгаклау чарасында Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара кысаларында “Сәламәтлек – 2023” авыл спартакиадасы призерлары бүләкләнде. Аның нәтиҗәләре буенча республика муниципаль районнары арасында 2нче урынны Арча районы алды.