29 гыйнвар кич, 30 гыйнвар төнлә һәм көндез көчле җил -15-16 м/с, күрү сәләте 1000 м һәм аннан да азрак, буран, юлларда көчле бозлавык.
30 гыйнвар иртән һәм көндез көчле кар, юеш кар һәм кар көртләре.
Казанда 29 гыйнвар кич, 30 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Көчле буран вакытында нишләргә:
Биналардан бары тик аерым очракларда гына чыгыгыз. Ялгыз гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, аннан читкә китмәгез. Юлда туктап калсагыз, сигналны өзлексез кычкыртып торыгыз, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма асып куегыз, машинада ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агулануны булдырмас өчен тәрәзәне ачып калдырырга мөмкин. Әгәр дә Сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче йортка керегез, кайда икәнегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Әгәр дә сезнен хэлегез юк икэн, сыену урыны эзләгез һәм анда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт урыннарыннан урлаулар саны кискен арта.
Бәла – каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ ДУ " ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5201392