Контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны арта. Ватанны сакларга теләк белдергән ир-егетләребезнең күп булуы мактауга лаек.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов белән без тагын бер кат контракт шартлары турында сөйләштек һәм бу мәсьәләгә бәйле, аеруча контракт буенча хезмәт итүчеләрне, аларның гаиләләрен кызыксындырган сорауларга кагылдык.
– Азат Наилевич, контракт буенча кем хезмәт итәргә китә ала? Килешү төзү өчен хәрби комиссариатка килергә кирәкме?
– Армиядә булганнар, булмаганнар да, хөкем ителеп утырып кайтканнар (“терроризм” дигән статья буенча хөкем ителмәгән очракта) контракт төзи ала. Дөрес, психиатрда исәптә торганнар бу исемлеккә керми. Яше буенча алганда, 18 яшьтән 62 яшькә кадәр булганнарга контракт төзергә рөхсәт ителә. Бездә яшәүче чит ил гражданнары контракт төзеп хәрби хезмәткә китәргә теләсә, аңа гадиләштерелгән тәртиптә яшәүгә рөхсәт яки Россия гражданлыгы бирелә ала. Дәүләт хезмәтләре аша да безгә язарга, хәрби комиссариатка килергә, шалтыратып әйтергә дә була. Без бер вакытны билгеләп, аны хәрби комиссариатка чакырабыз, сөйләшәбез, чиратсыз медицина тикшерүе үткәрәбез һәм яраклы дип табылса, хәрби частька озатабыз. Анда контракт төзелә.
– Бу очракта контракт төзүчедән нинди документлар таләп ителә?
– Кешенең шәхесен һәм белемен раслаучы документлар кирәк була. Калганнары турында хәрби комиссариатта белешергә мөмкин. Безнең хезмәткәрләр документларны тутыруда ярдәм итәчәк. Контракт төзеп китүчеләргә юл бушка, отпускка кайтканда да юл бәясе түләнә. Хәрби часть кием белән тәэмин итә. Контракт бер елга төзелә. Теләге булганнар аны озайта ала. 72 сәгать махсус хәрби операция барган зонада була икән, аңа инде хәрби хәрәкәт ветераны статусы бирелә. Махсус хәрби операция барган зонада бер ай хезмәт өч айга санала.
– Контракт төзеп китү дигән төшенчәнең түләү белән бәйле булуы аңлашыла. Контракт төзүчеләр өчен дә бу роль уйный, дип уйлыйбыз. Түләү мәсьәләсе ничек? Үзгәрешләр юкмы?
– Контракт төзү белән ул бер тапкыр 195 мең сум акча ала. Аннан инде хәрби операция барган зонада нинди хәрби дәрәҗәдә, хезмәттә булуыннан, ничә ел хезмәт итүеннән чыгып, 204 мең сумнан башлап ай саен хезмәт хакы түләнә. Рядовойлар шул сумманы ала. Моннан тыш әле хәрби техниканы юк иткән өчен дә акча бирелә. Дәүләт бүләге (сугышчан батырлыгы өчен орден, медаль) алучылар да өстәмә акчалата бүләкләнә. Мобилизацияләнеп китеп контракт буенча хезмәткә күчкән очракта, шул бер тапкыр суммага өстәп 305 мең сум акча түләнә.
– Контракт төзеп китүчеләргә, гаиләләренә нинди социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган? Бу хакта язып, сөйләп, аңлатып торалар, күп кешегә мәгълүм инде. Шулай да кыскача гына искә төшереп үтсәгез иде.
– Россия Оборона министрлыгы аша ипотекага фатир алу. Хәрби медицина учреждениеләрендә бушка тернәкләнү үтү, егерме елдан соң ташламалы пенсиягә хокук, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм шуңа тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, эш урыннары сак-лану, балаларын югары уку йортларында бюджет урыннарына укырга кертү мөмкинлеге, бушка сәламәтләндерү-ял лагерьларына юлламалар бирү, коммуналь түләүләргә компенсация, ташламалы автокредит һәм башкалар. Район тарафыннан да контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләрнең гаиләләренә ташламалар, ярдәмнәр бар. Бу сораулар белән тулырак кызыксынучыларга безгә, социаль фондка, халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Нинди гарантияләр каралган? Яраланган, һәлак булган очракта?
– Хәрби зонада яраланучыга, сәламәтлеге буенча зыян күрүчегә госпиталь белешмәләре нигезендә 3 млн. сум акчалата ярдәм күрсәтелә. Сугыш кырында һәлак булган контракт белән хәрби хезмәткә алынган сугышчының якыннарына мәҗбүри дәүләт иминиятләве белән бергә барысы 14 млн 420 мең сум акча түләнә. Тик бу хакта сөйлисе дә килми. Барысы да исән-сау булып, туган йортларына әйләнеп кайтсын. Безгә шунысы кадерле.
Контракт буенча хезмәткә китәргә теләүчеләр 3-23-41, 3-22-41 телефоннары аша хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала.