Район Советы утырышы

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

31 гыйнварда дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 37нче утырышы булды.

Утырышта Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2023 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисабын тыңладылар, Арча муниципаль районының участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар каралды, Арча район Советының 2024 елга эш планы расланды.

Утырышта район тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр каралды, элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертелде. Карарлар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International