Авыл клубы үзешчәннәренә сокланабыз!

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Районда биш халык театры бар. Шуның берсе – Иске Ашыт авыл мәдәният йорты каршындагы Саяра Фәттерахманова исемендәге “Саяра“ халык театры.

Аның режиссеры – Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи (Фәттерахманов). Алар Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар“ спектакле белән “Идел-йорт – 2023“ ХХІІІ төбәкара театр коллективлары конкурсы финалына үттеләр. Шушы спектакль белән Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында чыгыш ясадылар. Спектакльдә бөтен гаиләсен җимергән эчкече хатын язмышы сурәтләнә. Спектакльне тамашачы гыйбрәтләнеп карады.

Финалда 12 спектакль күрсәтелде. “Финалга үтүебезгә без бик сөендек, – дип сөйләде Фердинанд Фәтхи. – 12 коллектив арасында нибары авыл клубыннан ике генә коллектив идек – Актаныш районыннан һәм без. Бүләкләүләр Г.Камал театрында булды. Коллективка һәм режиссер буларак миңа дипломнар, сертификатлар бирделәр. Рәхмәт коллективка. Район Мәдәният йортында да чыгыш ясадык. Бик яратып карадылар. Алга таба да яңадан-яңа спектакльләр өйрәнеп, сәхнәләрдә чыгыш ясарбыз, дип планлаштырабыз”.

Искеашытларны уңыш-лары белән котлыйбыз! Яңа спектакльләр көтеп калабыз!

Әлфия Сәгыйтьҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International