Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләргә исең китәрлек: үзләренең төп эшләреннән тыш алар төрле спорт ярышларында да катнашалар
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әледән-әле башлангыч профсоюз оешмасы хезмәткәрләрен очраштырып, ярышларны оештырып тора.
Болар бар да хезмәт кешесенең сәламәтлеген кайгыртып эшләнә. Коллективларның очрашып күрешүләре, ярышлар, бер-береңнең спортка осталыгын күрүләр һәм көндәшеңнән калмаска, аны узарга тырышулар, үзара шаян сүз – болар бар да сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Ярышларда үзеңнең көчеңә, сәламәтлегеңә бәя биреп, алга таба да физик күнегүләрне, хәрәкәтне дәвам итсәләр иде дигән теләктә без. Һәм күпләр шулай эшли дә. Җәен су коенып калырга, кичләрен йөрергә чыгарга тырышалар.
Су коену дигәннән, алар бассейнда йөзү буенча да ярыша. Әле менә кайчан гына “Арча” спорт мәктәбенең бассейнында ярышлар оештырылды. 30 башлангыч профсоюз оешмасыннан 86 укытучы, тәрбияче, техник хезмәткәр йөзүдә осталыкларын сынады. Ярышлар 40 яшькә кадәрле һәм 40 яшьтән узган хатын-кызлар, ир-атлар арасында барды.
Җитез йөгерүчеләр шәп йөзәләр дә булып чыкты! Алар: Арчаның 11нче балалар бакчасында эшләүче Гүзәл Җамалиева, Наласа мәктәбеннән Газинур Лотфуллин, Апаз мәктәбеннән Марат Фаязов, Яңа Кишет мәктәбеннән Рәдис Сәйфетдинов, Арчаның 7нче мәктәбеннән Фидәрис Зиннәтуллин – 1нче һәм призлы урыннарны алдылар! Афәрин! Мәкаләне язып утырганда бүлмәгә тагын бер оста йөгерүче Хәйдәр Зәйнуллин килеп керде. Укучылар сараенда шашка ярышы үткәргәннәр, шул турыда язып алып килгән. “Сез дә әйбәт йөгерәсез, ник йөзү ярышында катнашмадыгыз?” – дип, сорамый кала алмадык. Авыл малайларының оста йөзгәнен беләбез. Дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, Хәйдәр елмайды гына...
40 яшькә кадәрлеләр арасында 1нче урынны алган Раушания Закирова белән донорлар көнендә очрашкан идек. Арчаның 4нче балалар бакчасында музыка белгече булып эшләүче 39 яшьлек биш бала әнисе 13нче тапкыр кан тапшырды! Йөзү буенча да җитез ул! “Мин тумышым белән Мурманск өлкәсе Полярное шәһәреннән, – дип сөйләде безгә Раушания Наилевна. – Мәктәптә укыганда бассейнга йөзүгә йөрдем. Арча бассейнында 2011-2017 елларда тренер да булып эшләдем. Хәзер балалар бакчасында төп эшемнән тыш зумба фитнес түгәрәге алып барам. Ә зумба фитнеста үзеңә дә хәрәкәтләнергә туры килә. Менә шулай мин гел хәрәкәттә”.
“Бассейнга даими йөрергә тырышам, – дип сөйләде безгә 40 яшьтән узганнар арасында 2нче урынны алган Рәмзия Гайфуллина. – Атнага бер булса да. Әйбәт йөзүнең сере – йөзү техникасын дөрес кулланып, даими йөзү. Аяк-куллар, умыртка сөяге өчен бик файдалы. Үпкәне яхшы эшләтә. Миңа бигрәк тә музыкант буларак сулыш алу, дөрес җырлау күнекмәсе өчен дә бик файдалы”.
40 яшьтән узган ир-атлар арасында 1нче урынны яулаган Шушмабаш мәктәбенең информатика укытучысы Фоат Сәмигуллин спортның барлык төрен дә, бигрәк тә чаңгы белән урманнарны гизәргә ярата. Шундый ярышлар оештырып, күрештереп торганы өчен профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка рәхмәт әйтә. “Балалар бакчасына йөргән чакта, 5-6 яшьләр тирәсендә, бакчадан качып су буена төшкәч, олырак малайлар ярдан суга аталар иде, батмыйсың, чәбәләнеп йөзеп чыгасың, сине кире алып аталар. Тагын йөзеп чыгасың, – дип сөйләде ул. – Күңелле чаклар. Менә шулай бата-чума су коенырга өйрәндек без. Чөгендер басуыннан кайткач, я көтү көткәндә көнгә 7-8 тапкыр су коена идек. Студент вакытта көймә белән чыкканда Идел уртасында йөзеп ала идем. Курку хисе булмаган. Йөзәргә яратам. Бүген дә бассейнга барырга тырышам“.
Әнә шундый алар, укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр! Йөзәләр, чаңгыда шуалар, йөгерәләр, җәяү йөриләр... Шунсыз булмый. Ярышларда катнашасы бар бит. Ә иң мөһиме – үз сәламәтлегеңне кайгырту!
Йөзүдә катнаш эстафета да оештырылды. Апаз мәктәбе – 1нче, Шушмабаш мәктәбе – 2нче, Арчаның 5нче гимназиясе 3нче булды. Йөзү буенча командалар арасында Апаз мәктәбе – 1нче, Арчаның 5нче гимназиясе – 2нче, Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы 3нче урынны алды. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Киләсе очрашуларга кадәр!