Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә студентлар көненә багышланган ел да уздырылып килүче “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе үткәрелде.
Акция барышында Арча районы буенча бүлегенә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары килде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары-шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Римма Нурмөхәммәтова эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Һашим Гарапшин, ЮХИДИнең имтиханнар бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Радис Гарифуллин, полиция капитаны Ранил Шәмсетдинов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә студентлар алдында чыгыш ясады.
Аларга Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү шартлары, шулай ук эчке эшләр органнарында хезмәт итү тәртибе һәм таләпләре җиткерелде.