Гаилә-спорт фестивале быел да Арчада

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе оештырган спорт бәйрәме икенче ел рәттән безнең районда узды

27 гыйнвар көнне Яңа Кенәр авылы шугалагында спорт сөюче райондашларыбыз җыелды.

Биредә Татарстан Респуб-ликасының Хоккей федерациясе Арча районы хакимияте һәм Елена-Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән берлектә традицион “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исемле гаилә-спорт фестивале уздырды.

Ачык һавада үткән спорт һәм гаилә бәйрәмен Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев ачты.

– Әлеге фестивальнең икенче ел рәттән безнең районда уздырылуы бик зур вакыйга. Моның өчен оештыручыларга рәхмәт. Яңа Кенәр – зур авыл җирлеге. Биредә бик актив һәм спорт сөюче халык яши. Бу авыл миңа аеруча якын, чөнки мин үзем дә хоккей уйнарга биредә өйрәндем. Бүгенге чарага килгән катнашучыларга шулай ук рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы.

Федерациянең башкарма директоры Кирилл Голубев Арча районының спортны, аеруча хоккей юнәлешен үстерүдә зур эш алып баруын ассызыклап китте һәм югары дәрәҗәдә каршы алучы район хакимиятенә, Яңа Кенәр авыл җирлегенә, барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Безнең максат спортка тагын да күбрәк кешене җәлеп итү”, – диде ул.

Бу көн Арча районында “Гаилә елы”н бердәм ачу көне буларак та истәлекле булды. “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” фестивале кысаларында символик рәвештә гаилә учагы кабынды. Аны Яңа Кенәрнең күп балалы, үрнәк Гөлфия-Илһам Хәбибуллиннар гаиләсе һәм яшь гаилә Нурзилә-Айзат Гайнуллиннар кабызды. 

“Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” гаилә-спорт фестивале республикада 16нчы тапкыр балаларның физик күнекмәләрен үстерү, районнарда хоккей уенын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм гаиләләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылып килә.

Быелгы спорт бәйрәменең төп уеннарында 46 команда составында 100дән артык уенчы катнашты. Яшь үзенчәлекләренә карап тупланган командалар өчәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, алты дивизионда ярышты. Төркемнәрне балалардан гына торган, әти-әни белән бер бала һәм ике бала белән әтидән торган командалар тәшкил итте. Арчаның 5нче гимназиясе, 1нче, 6нчы мәктәбе, күппрофильле лицее, Яңа Кенәр, Носы, Апаз, Хәсәншәех, Иске Ашыт, Лесхоз авыллары мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм әти-әниләре катнашты. 

Биредә моңарчы хоккей уйнамаган малай-кызлар үзләрен бозда сынап карадылар. Һәр катнашучыда тимераяк һәм җылы кием булу шарт иде. Уенга чыкканда балаларга махсус баш киеме һәм һәр катнашучыга хоккей кәшәкәсе бирелде. Барлык уеннар тәмамланганнан соң, һәр дивизионда өчәр урын билгеләнде. Җиңүчеләргә диплом, кубок һәм медальләр тапшырылды. 

Шугалакта барган хоккей уеннарыннан тыш, хәрәкәтле уеннар оештырылган иде. Аларда һәркем катнаша алды. Олысы да, кечесе дә хоккей капкасына алка кертеп карау, күңелле стартларда катнашу һәм шарларда сикереп уйнау мөмкинлегенә ия иде.

Аерым мәйданчыкта “Итек-ле хоккей” уены узды. Мәктәп укучылары да, төрле оешма хезмәткәрләре дә җитезлекләрен сынап карадылар.

Һәр теләгән кеше кыр кухнясында пешкән җылы карабодай боткасыннан авыз итеп, кайнар чәй белән сыйланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган матур җырлар, күңелле чыгышлар бәйрәмгә килгән халыкның күңелен ачты.

Фестивальнең иң көтеп алынган мизгелләренең берсе бүләкләр уйнату иде. Бәйрәм барышында өләшенгән купоннар очраклы рәвештә кайберәүләр өчен бүләк булып чыкты. Бәйрәм логотибы төшерелгән шарф, кофта, футболкалардан башлап, өстәл уеннары һәм телефонга кадәр уйнатылды. Төп бүләк – телевизорны уйнаткан вакытта шугалакта тынлык урнашты. Әлеге зур бүләкне фестивальнең төп уенында катнашып, үз дивизионында 3нче урынны яулаучы 5нче гимназия укучысы Мәдинә Габдрахманова отты.

Арча районы өчен зур бәйрәм булган сәламәтлек, спорт һәм гаилә кыйммәтләре бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар бүләкләр генә түгел, күтәренке кәеф һәм онытылмас хис-тойгылар алып китте.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International