Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов басуларга барып уҗымнарның хәлен белергә дәште.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, “Кырлай“ ширкәте баш агрономы Рәмис Абдрахманов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре белән бергәләп “Кырлай“ ширкәтенең арыш басуына юл тоттык.
Юл дигәнебез басу читенә кадәр генә инде. Калган өлешен билдән кар ерып үтәсе. Шагыйрь әйткәндәй, кырга ак кардан юрган ябылган. Юрганның да ниндие әле!
Белгечләр кар катламын, үсемлекләрнең тармаклану үзәгендәге температураны үлчи. “Кар катламы – 55 см, тармаклану үзәгендә минус 1 градус. Боз катламы юк. Уҗымнарның хәле әйбәт. 1 кв.метрда 450 үсемлек бар, бу да әйбәт күрсәткеч, – диде Ә.Хәкимҗанов. – Алынган пробаларны лабораториядә тетразол эремәсенә салып һәм монолит методикасы буенча үстереп карап яшәү көчен тикшерәбез“.
“Северный“ хуҗалыгында да шундый тикшереп караулар үткәрелде. Борчактан соң чәчелгән тритикале үсемлекләре әйбәт хәлдә. Туң катламы – 22 см.