Яңалыклар

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
23 сентябрьдә Арча муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә әзерлек буенча комиссия утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты һәм чыгыш ясады. Районда бүгенге көндә 89 сугыш, 1339 тыл ветераны һәм 374 һәлак булган яки үлгән сугыш ветераннарының тол хатыннары яши. Комиссия әгъзалары аларның тормыш–көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр, районда “Ветераннар турында” федераль законның үтәлеше, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары планы турында фикер алыштылар. Юбилейны тиешле югарылыкта үткәрү максатында районда махсус “Җиңү” фонды булдыру тәкъдиме дә яңгырады.
Татьяна Ларионова үзенең чыгышында Арча районында ветераннар белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
—Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек вакытында да сез республикада үрнәк күрсәтерсез, киләчәктә тә хөрмәткә лаек өлкәннәребезгә адреслы, системалы ярдәм күрсәтүне оештыра алырсыз, — дип ышаныч белдерде. Бигрәк тә аларның сәламәтлеген саклау, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча эшне тагын да яхшыртырга чакырды.

Арча агросәнәгать көллияте коллективы укучыларга һөнәри белем бирүдә генә түгел, төрле республика күләмендәге һәм мәдәни чараларда да активлык күрсәтеп яши. 21 сентябрьдә коллектив Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының республика ярминкәсендә катнашты. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә бакчада үзләре үстергән яшелчә, җиләк–җимеш, шулай ук студентларның көче кергән кул эшлән-мәләре дә тәкъдим ителде.
Мәдәни тормышларына килгәндә, 23–25 сентябрьдә студентлар коллективы Мамадышка КВН фестиваленә барачак. Октябрьдә Укытучылар көнен дә зурлап уздырырга җыеналар көллияттә. Ә аңарчы исәпләре — Өлкәннәр көнендә Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына күчтәнәчләр, концерт номерлары белән хәл белергә килү.

Пассажир транспортында һәлакәтләрне булдырмау максатларында 23 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Автобус” операциясе үткәрелә.
— Әлеге чорда пассажирлар йөртүче автобуслар аеруча игътибар үзәгендә булачак, — ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы полиция майоры Илдар Нотфуллин.

Районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортны популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, җитәкчеләр арасында иң көчле спортчыларны ачыклау максатыннан 28 сентябрьдә Арча шәһәре стадионында учреждение һәм оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре арасында V җәйге спорт уеннары була. Уеннар сәгать 10да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International