Үлемгә илтүче чир

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Үлемгә илтүче чир
Сүзем котыру чире турында. Әлеге чир авыру кыргый хайваннарның кешегә, йорт хайваннарына һөҗүм итүе нәтиҗәсендә килеп чыга.
Узган ел районда котырган төлкеләрнең терлекләргә һөҗүме турында еш телгә алынды, тик ни хикмәт, андый хәбәрләр быел да әледән–әле ишетелеп тора. Әлегә, шөкер, кешеләргә һөҗүм итмәсәләр дә, ихаталарга кереп этләргә, йорт хайваннарына ябышу очраклары күзәтелде. Аеруча урман тирәсенә якын утырган авылларда. Аучылар тарафыннан котырган төлкеләр генә түгел, тешләнгән йорт хайваннары да юкка чыгарылды. Кәче, Сөрде, Түбән Орыда сыерларда котыру чире ачыкланган өч очрак булды. Һәм ул авылларда йорт хайваннарына аңа каршы вакциналар ясалды.
Районда котыру чиренә каршы хәлне белү өчен без Биектау районындагы “Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Арчадагы бүлеге табиб–эпидемиолог ярдәмчесе Дания Хөсәеновага мөрәҗәгать иттек.
— Районда төрле җәнлек, хайваннар тарафыннан зарарланучыларның саны елдан–ел арта бара. Чөнки соңгы ике елда әлеге өлкәдә хәлләр киеренке, — дип башлады ул сүзен. — Агымдагы елның сигез аенда гына да дәвалау–профилактика учреждениеләренә 183 кеше мөрәҗәгать иткән. Нигездә, этләр, мәчеләрдән зыян күрүчеләр килә.
.— Хайваннарда авыруның башлануын ничек белергә мөмкин?
— Гадәттә, авыру хайваннар бик ярсыган була һәм тирә–яктагы кешеләргә ябыша, тешли. Хәтта ашарга ярамаган әйберләрне дә тешләргә яки чәйнәргә мөмкиннәр. Чирле хайваннарның авызыннан селәгәй күп ага. Шунлыктан алар арасында чир бик тиз тарала. Кайчак ярсуларсыз, тыныч кына башланган чирләр дә очрый. Хайваннар ничек авырый башласалар да ветеринарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки котыру чиренең вирусы хайванның селәгәендә әле авыру билгеләре ачыктан–ачык күренергә атна–ун көн кала ук барлыкка килә. Кеше әнә шул хайваннарның тешләвеннән, хәтта ялаганда эләгеп калган селәгәеннән вирус эләктерергә мөмкин.
— Ә кешедә ул авыртуның беренче билгеләре нидән гыйбарәт?
— Тешләгән урын башта нык кына кычытырга мөмкин, аннан түзә алмаслык итеп авырта башлый. Авырту эләктерүче кешеләрдә хәлсезлек, баш авыртуы, хәвефләнү, төшенкелек, үлемнән курку хисләре барлыкка килә. Аннан баш мие эшчәнлеге бозылу күзәтелә: судан, уттан һ.б. курка башлыйлар. Әгәр бик нык ярсый калса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин. Көчле стадиядәге котыру чиреннән дәвалану мөмкин түгел: я сулыш юлы параличлана, яки кисәк йөрәк туктый.
— Шулай да, котырган хайван тешләсә, табиблар беренче ярдәм күрсәтеп кешене саклап кала бит.
— Дәвалау учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать иткәндә саклап калып була, әлбәттә. Иң элек тешләүдән барлыкка килгән яраны тиз генә сабынлы су белән юарга, яра кырыйларын спирт яки йод белән эшкәртергә кирәк. Котырган хайван тешләгәннән соң 14 көннән дә соңга калмыйча ясалган 6 инъекция (антирабик вакцина яки иммуноглобулин) чирне организмнан юкка чыгара. Тик дәвалау курсы барлык таләпләрне дә үтәргә тиеш. Тагын шунысы бар, спиртлы эчемлекләр кулланган очракта прививкаларның файдасы булмый. Табибка күренергә генә соңга калмаска кирәк.
P.S. Әгәр төлкеләрнең йорт хайваннарына яки кешеләргә һөҗүме, йорттагы эт–песиләрнең тешләү очраклары күзәтелә икән, шунда ук 3–08–93 номеры белән район ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк. Котырган төлкеләр тешләгәндә ветеринарлар тарафыннан тиешле чаралар күрелә, ә төлке яки йорт хайваны ихатада үлә калса, дезинфекция ясала. Бу хуҗалыктагы йорт хайваннары, котыру чиренең билгеләре бармы–юкмы икәнлеген белү өчен, 10 көнгә күзәтү астына алына.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International