Танымаслык булып үзгәргән

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Танымаслык булып үзгәргән
Матурлыкны, чисталыкны, гүзәллекне кем генә яратмый икән. Тирә– юнебездә шаулап гөлләр чәчәк атса, торган йортыбыз ямьлелеге белән күңелне назласа ничектер рәхәт, тыныч булып китә. Ә инде тәртипсезлеккә, пычраклыкка юлыксаң, күз аллары караңгылангандай була. Сезнең шундый тойгы кичергәнегез бармы? Ә менә мин күптән түгел шундый очракка тап булдым һәм ул әле дә күз алдымнан китми.
Улымны Казанга терәлеп торган районнарның берсенә эшкә урнаштырганда торырга фатир эзләп ике катлы йортка керергә туры килде. Ишеген ачып җибәрү белән андагы тамашаны күреп телсез калдым. Пычрак, караңгы, стеналар кубып беткән... Кыскасы, күз алдына китердегез инде. Шунда Арчабыз белән чагыштырып, горурланып куйдым. Ни өчен бу вакыйганы искә төшердем, дисезме? Шушы көннәрдә Арча үзәген-дәге быел ныклап төзекләндерелгән йортларда булдым. Искегә тимә, исең китәр, диләр иде. Бу, чыннан да, исең китәр-лек булган. Яхшы мәгънәдә, әлбәттә.
Банк урамының 22 һәм 37нче йортларында яшәүчеләр ныклап төзекләндерүне түземсезлек белән көтте. Быел менә аларның йортлары да күрше-ләрнекеннән ким түгел, әллә каян күзгә ташланып, көлеп тора. “Мин бу йортта чирек гасырдан артык яшим. Бик тузган, ямьсезләнгән, подъезд эчләре карарлык түгел иде. Ә хәзер ниндигә әверелде: чиста, матур, рәхәт. Күңел сөенә”, — ди 37нче йортта яшәүче Люция Ибраһимова.
Әйе, йортлар танымаслык булып үзгәргән. Ике йортның да тышкы ягы тимер сайдинг белән әйләндереп алынган. Подъезд эче төзекләндерелгән, идәннәренә плитәләр җәелгән, стеналары кырылып, урыны–урыны белән өр–яңадан штукатурланып буялган, ике кат ишек куелган. Тышкысы домофон белән тимер ишек, эчкесе җылылык өчен, агачтан. Шулай ук подъезд тәрәзәләре пластикка алыштырылган.
—Башта төзекләндерү эшләрен нәрсәдән башларга белми аптырап тордык. Чөнки йортлар шулкадәр начар хәлгә килгән иде. Нәрсәгә тотынма, барысын да үзгәртергә кирәк. Электр үткәргечләр, 22нче йортта канализация һәм суүткәргечләр яңартылды, яңа электр щитлары куелды, керү юллары төзекләндерелде, вентиляция каналлары чистартылды һәм башка бик күп эшләр башкарылды, хәтта подвал да читтә калмады, — ди прораб–мастер Алмаз Рәхимов.
Алмаз югары уку йортын тәмамлап кайт-кан яшь кадр. Төзелештә әле өченче елын гына эшли. Шушы вакыт эчендә күп объектларда эшләргә, үзен уңай яктан танытырга өлгергән.
— Бездә һәркем үз хезмәтен җаваплылык тоеп башкара. Бу ике йортны төзекләндерүдә Рәхимә Сираҗетдинова җи-тәкчелегендәге штукатур– буяучылар, Вазыйх Миннебаев, Илшат Муллаҗанов җитәкләгән балта осталары, Равил Айбулатов җитәкчелегендәге плитәчеләр бригадалары үзләреннән зур өлеш керт-те,— ди мастер.
Илсөя Соколова 30 еллык стажының 18 елын штукатур–буяучы булып эшли. Шушы Банк урамы, 22нче йортта яши. Моңарчы үзенең алтын куллары белән башка йортларны бизәсә, бу юлы үзе яшәгән йортны матурлау да аңа насыйп булган.
— Минем бу йортка килгәнемә алты ел. Бик нык ямьсезләнгән иде инде .Стеналары кырылып, идәннәре череп (безнең коридорда идән агач), тышкы яктан да төссезләнеп, ярылып, хәтта цоколь өлешенә кадәр ишелеп беткән иде. Йортыбызны хәзер танырлык түгел. Шуңа сөенеп бетә алмыйм, — ди ул.
Кешеләрдән мондый мактау, рәхмәт сүзләре ишетү эшчеләр, җитәкчеләр өчен дә күңелле. Хезмәтеңә югары бәя бирүгә тиң бит ул.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International