Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуына 35 ел.

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Күпме генә гомер үтмәсен, әфганчы-интернационалистлар күргән газап-борчулар, утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булганнар хәсрәте - болар барысы да мәңге онытылмас вакыйгалар. Безнең бурыч – бу вакыйгалар турында истәлекләрне киләсе буыннарга җиткерү. Әлеге истәлекле дата уңаеннан районыбызда күпсанлы чаралар уза. Ватан алдында изге бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбызны искә алабыз, аларның батырлыклары алдында баш иябез. Бүгенге көндә ир-егетләребез Ватан тынычлыгы сагында. Илебез иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга исән-имин булып, тизрәк туган ягыбызга, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International