Характер билгеләре, тышкы кыяфәт кайвакыт буыннар аша генетик дәрәҗәдә тапшырыла. Бүген гаиләнең шәҗәрә агачын өйрәнү аеруча актуаль күренеш.
Татарстан Республикасының Архив эше үздыра торган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үзеңнең гаиләң, ыруың турында сөйләү, республикабыз үсешенә өлеш керткән ата-бабаларыңа хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу гаилә елында аеруча әһәмиятле.
Фестивальдә катнашучылар - нинди диндә булуларына, кайда яшәүләренә карамастан, туганлык төркеменең берничә буын вәкилләрен берләштерелгән гаилә династияләре, Катнашучыларның максималь саны чикләнми. Катнашучыларның минималь төркеме ике буын вәкилләрдән тора, яшь буенча чикләүләр юк.
Районның актив гаиләләрен конкурсның торышы белән танышырга, үз көчләрен сынап карарга һәм фестивальнең муниципаль этабында үзләренең нәселен лаеклы тәкъдим итәргә чакырабыз. Гаризалар 22 февральгә кадәр кабул ителә (электрон почта аша festival.ehovekov@tatar.ru аннары почта элемтәсе аша юллама яки шәхсән тәкъдим итү белән: 420107, ТР, Казан шәһәре, Новая Песочная урамы, 44).