“Нур” балалар телерадиостудиясенә 15 яшь

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүгенге көндә “нур”лылар тарафыннан 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән

3 февраль көнне Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Нур” балалар телерадиостудиясенең 15 яшьлек юбилее узды.

Район Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмгә телерадиожурналистика түгәрәгенә йөрүче һәм аның чыгарылыш укучылары җыелган иде. Бәйрәм чарасын Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. 

– “Нур” телерадиостудиясен Татарстан Республикасы күләмендә генә түгел, хәтта Россия Федерациясендә дә беләләр. Төрле бәйге-фестивальләрдә дәрәҗәле урыннар алу – зур хезмәт нәтиҗәсе. Һәр хезмәтнең башында кемдер тора. Иң беренче олы рәхмәтемне Зөлфирә Маннаповнага әйтәм. Ул һәр балага җаны-тәне белән гашыйк булып, алар өчен борчылып яши, балаларда һөнәргә мәхәббәт уята. Монда йөргән укучылар үз һөнәрләренең остасы булып чыгалар. Телестудиягә иҗади уңышлар теләп калам, – дип юбилей белән котлады ул.

Котлау сүзләрен шулай ук Казан ислам университетының журналистика факультеты деканы Айгөл Гыйльманова, “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм Арча Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин да җиткерде.

“Нур”да белем-күнекмәләр алып, бүгенге көндә студент яки нинди дә булса юнәлештә хезмәт куючылар да килгән иде туган көнгә. Телерадиостудиянең беренче карлыгачлары булган Динә Шәкүрова, Эльмира Вафина, Чулпан Гобәйдуллина, Азат Шәрипов, Хәлил Зарипов, Зөһрә Рафикова үзләренең иң беренче сюжетларын, беренче бәйгеләрен һәм беренче авырлыкларны искә алдылар. “2008 елда җиденче сыйныфта укыганда Зөлфирә Маннаповна мине яңа гына эшли башлыйсы “Нур”га чакырды. Беренче сюжетымны мәктәбебездә узган семинардан ясадым. Җиңел булмаса да, без аны җиңеп чыктык. Шуннан әкренләп команда тупланды, сценарийлар яздык, төшердек, монтажладык. Кыс-касы, бик күңелле, рәхәт вакытлар иде“, – дип искә алды Динә Шәкүрова.

Илүзә Галимҗанова, Ләйсән Хөсәенова, Айнур Миңнуллин, Алмаз  Нуруллин, Гөлшат Мәҗитова, Руфина Илдусова, Ильяс Әхмәдуллин, Ләйсән Сафина, Илүзә Касыймова – сәхнәгә чыккан икенче төркемне тәшкил иттеләр. Берничә ел Ашыт-баштан Арчага килеп, “Нур” телестудиясендә шөгыльләнүче Алмаз Нуруллин бүген дә ул елларны бик сагынуын әйтте. “Дамир абый белән Зөлфирә апа мине лагерьда күреп, телестудиягә чакырдылар. Мин куркып калдым. Әти-әни гади кешеләр, машинабыз юк, Арчага кадәр ничектер йөрисе булачак. Тик мин ризалаштым. Мәктәптән кайтып, сумканы ыргыта идем дә, авыл башына чыгып чаба идем. Попутка белән барам, студиядә шөгыльләнәм һәм кире шулай ук кайтып китә идем. Чөнки биредәге мөгаллимнәр һәр баланың күңелендә шушы һөнәргә карата мәхәббәт уята белә. Рәхмәт аларга”, – диде ул һәм җыр бүләк итте.

Динар Җәләев, Гөлүсә Мортазина, Гөлшат Харисова, Камилла Гатауллина, Илназ Абзалов, Зәринә Хәкимова, Карина Прахова, Ләйлә Моратова – телерадиостудияне бөтен дөньяга танытып, зур җиңүләр китерүче “нур”лылар. Бу укучылар телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипованың никадәр таләпчән, кырыс, ләкин шул ук вакытта гадел һәм үз эшенә тугры булуын ассызыклап үттеләр. Бүгенге көндә журналист булмасалар да, биредә алган белемнең, тәрбиянең тормышларында зур роль уйнавын әйтте алар. “Нур” кемнедер кыю булырга, үз сүзен төгәл әйтергә өйрәтсә, кемнедер кеше белән аралашырга өйрәткән.

“Нур”ны тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә 25 кеше республиканың радио һәм телевидениеләрендә хезмәт куя. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә яңалыклар бүлегендә эшләүче Алия Сабирова, Рүзәл Шәрипов, “Шаян ТВ”да хезмәт куючы Талия Төхфәтуллина, Зөлфия Хәсәнова һәм “Татарстан” телеканалы корреспонденты Динә Нәҗметдинова юбилей бәйрәмендә катнаштылар. Алар да түгәрәккә йөргән вакыттагы хатирәләрен барладылар.

Иң ахырдан сәхнәгә “Нур” телерадиостудиясен беренче көннән җитәкләп алып баручы Зөлфирә Зарипова чыкты. Алып баручылар аны “Нур”ның нурлы әнисе дип чакырдылар.

– Кадерле балаларым, мин сезне монда күрүемә бик шат. Бүген бик күп хатирәләр барланды. Һәр эшебез, һәр башлангычыбыз, һәр җиңүебез күңелдә саклана. Иң элек без эшебезне татар телендә башладык. Аннан соң без рус төркемнәре оештырдык. Бу эшне Дамир Гыйлемшәехович җитәкләде. Командасыз эшләп булмый. Педагогларыбыз, операторларыбыз белән бердәм булып эшлибез. Зур рәхмәтләремне Руслан Наилевичка да әйтәм. Кая гына барырга теләп, матди яктан ярдәм сорап керсәк, фикерләребезне хуплап, безне оештырып җибәрә ул. Без кечкенә генә Арча шәһәреннән. Кая гына барсак та горурланып чыгыш ясыйбыз. Россиянең 10 телестудиясе эчендә үрнәк телестудия булып торабыз. Без тәнкыйтьне дә, мактауны да кабул итә беләбез. Укучыларымны теләсә нинди хәлдән чыга торган кыю, максатчан, үҗәт, үз эшенең осталары булырлык итеп һөнәр ияләре булуларын телим. Без бердәм команда булып, бер-беребезне бер караштан аңлап эшлибез, – диде үз чыгышында Зөлфирә ханым.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International