Комбайнчы –“Ел хатын-кызы”

2024 елның 16 феврале, җомга

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе – Татарстанда 30 елга якын уздырылып килүче республикакүләм чара

Быел бу бәйгенең зона этабы Арча районында оештырылды. Районыбыз Мәдәният йортына Арча, Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч районнарыннан катнашучылар җыелды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла һәм менә инде өч дистә елга якын хезмәт юлы, язмышы, уңышлары белән үрнәк булырлык гүзәл затларны республикабызга таныта.

Конкурсның жюри рәисе, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе урынбасары Гүзәлия Минкина бу бәйгенең әһәмияте зур булуына басым ясады. Аның быелгысы Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланды.

– Дөрестән дә бу бәйге бик кирәк. Чөнки ул иң-иңнәрне берләштерә. Ә без – жюри әгъзалары өчен сезнең арадан иң яхшыларны сайлап алу җиңел эш түгел, – дип Гүзәлия Минкина бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итте, уңышлар теләде һәм Арча районы хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Гүзәллек бәйрәмен ачуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов та катнашты.

– Бирегә килгән һәркемне үзебезнең кунакчыл Арча җирендә сәламләвемә шатмын. Әлеге зур бәйгенең зона этабын уздырырга безнең районны сайлаган өчен “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасына рәхмәтемне җиткерәм. Берсеннән-берсе булдыклы гүзәл затларыбызга уңышлар телим. Гаилә учагын саклаучы хатын-кызлары-быз бары тик мактауга һәм хөрмәткә лаек, – диде ул.  

Бәйгедә катнашучылар берничә номинациядә чыгыш ясады:

“Хатын-кыз – ана”,

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”,

“Хатын-кыз – галим”,

“Хатын-кыз – лидер”,

“Һөнәрем – язмышым”,

“Өченче яшь герое”,

“Эшмәкәр хатын-кыз”,

“Хатын-кыз – ел үрнәге”,

“Изге йөрәкле ир-егетләр”,

“Ир-ат – лидер” номинацияләрендә 21 катнашучы көч сынашты.

Бәйгене “Өченче яшь герое” номинациясе башлап җибәрде. Сәхнә түрендә – Балтач, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан төрле өлкәләрдә актив булган лаеклы ялдагы хатын-кызлар.

“Хатын-кыз – ана” номинациясендә Биектау районыннан тугыз бала әнисе бәхетле гаилә серләрен ачып, тормыш иптәшенең балалар тәрбияләүдә ныклы терәк икәнен әйтте.

Иң күп катнашучылар “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә булды. Саба, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч, Кукмара, Лаеш, Теләче районнарыннан бер-берсен уздырып, сәнгать осталары, зур җиңүләр яулаган педагоглар, дипломлы музыкантлар чыгыш ясады.

“Хатын-кыз – лидер” һәм “Хатын-кыз – ел үрнәге” номина-цияләрендә Кукмара һәм Питрәч гүзәлләре катнашты.

Хатын-кыз күзле-геннән бәяләнергә тиешле “Изге йөрәкле ир-егетләр” һәм “Ир-ат – лидер” номинациясендә катнашучылар Саба һәм Балык Бистәсе районыннан иде. Чын ир-атның, хөрмәткә лаек гаилә башлыгының нинди булырга тиешлеген үз мисалында күрсәтте алар.

“Һөнәрем – язмышым” номинациясендә гүзәл затлар үз һөнәрен сәхнәдә тәкъдим итте. Лаештан оста пешекче, Сабадан балалар йортында эшләүче тәрбияче, Әтнәдән шәфкать туташы һәм тәҗрибәле укытучылар, Балык Бистәсеннән картлар йортында хезмәт куючы, Кукмарадан әтисенең эшен дәвам итүче электромонтер булса, безнең Арча районын Ташкичү хуҗалыгы комбайнчысы Рәмзия Хәбибуллина тәкъдим итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләгән чыгыш, жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Биредә нәфис сүз дә, биюләр дә, истәлекләр дә, гаилә бердәмлеге дә бар иде.

Районыбызның бердәнбер комбайнчысы Рәмзия ханым бәйгедә җиңү яулады. Аны котларга Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин да килгән иде. Хәбибуллиннар гаиләсенә зур рәхмәтләрен җиткереп,  Рәмзия ханымга соклану һәм горурлану хисләрен белдерде.

“Эшмәкәр хатын-кыз” номинациясендә Арча районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыюда зур эш башкаручы Алсу Нуриәхмәтова катнашты һәм шулай ук җиңүче исемен яулады. Бу ханым волонтер гына түгел, районыбызда тегү эше белән шөгыльләнүче эшмәкәр буларак та билгеле.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International