Солдаттан хат

2013 елның 27 сентябре, җомга
Солдаттан хат
Солдат әнисе булу күңел тынычлыгын алса да, зур горурлык ул. Ир бала үстерүче әниләр баласы туганнан солдат әнисе булырга әзерләнә башлыйдыр, чөнки көннәрдән беркөнне аларга да шундый сагышлы бәхетне татыйсы була бит.
Улларын хәрби хезмәткә озаткан әти–әниләр әлеге сынауны сабыр гына үтәргә тырыша. Ярый ла, ил–көннәр тыныч булса, тик әледән–әле ишетелеп торучы хәвеф–хәтәрләрдән кайчак җаннар телгәләнә. Әле балаң шул тирәгә якын җирдә хезмәт тә итсә...

Якты Көн егете Рамил Шакиров Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үти. Аның кайтыр вакытын әти–әнисе, туганнары көннәр санап көтә. Ноябрь ахырларында кайтырга тиеш егет. Соңгы араларда Ерак Көнчыгыштагы су басу хәвефләре бөтен илне тетрәндерде. Солдатның әнисе Венера апа да гел борчылып яши. “Ярый әле көн саен, күп вакыт хәтта көнгә икешәр дә була, телефоннан сөйләшеп торабыз. Хәзер хатлар язышу заманнары узды инде. Улымның тавышын ишеткәч, үз янымда кебек хис итәм”, — ди ана. Сагыну хисләрен басу өчен җанга якын тавышны ишетү дә җитә шул кайчак. Шулай да Рамил бервакыт хат язган. Хатның да ниндие әле! Авылдашларына! Сагыш, шатлык, рәхмәт хисләре тулы! Быел авыл халкы клубка 8 март бәйрәмен уздырырга килгәч, клуб мөдире аларга искиткеч бүләк ясап, егетнең хатын укыган. Ана кеше өчен шуннан да зур бүләк бармы?! Рамилнең иптәшләре белән бергә әнисенә багышлап иҗат иткән шигырь юлларын ишеткәндә Венера апаның шатлык хисләре күз яшьләренә кушыла. Шигырь юллары үзәгеңне өзәрлек шул:
...Әнкәй, балаң читтә булган чакта
Тыныч түгел синең йөрәгең.
Тиздән кайтыр балаң,
әнкәй–бәгърем,
Өзгәләнмәсен, тик, үзәгең...
Армиягә үзе теләп китә Рамил. Әтисе тарафыннан, “Егет кеше армия хезмәтен үтәргә тиеш!” — дигән сүзләрне еш ишетеп үскән егетнең күңеленә кечкенәдән армиягә бару теләге кереп оялый. Гади түгел, серле дөнья сыман тоела армия дигәннәре. Арчаның 120 нче һөнәри училищесын тәмамлагач, берничә ай гына “КамАЗ”да эшләп алганнан соң, китә ул. Армиядә дә машина көтеп торган икән, элемтә частендә зур йөк машинасы йөртә Рамил.
Амур елгасы ташу сәбәпле, су астында калган күпердән Рамилгә дә чыгарга туры килә. Үзе генә түгел, янәшәсендә хезмәттәшләре дә була. “И, әни, күпер су астында калган, бернәрсә күрерлек түгел, чамалап кына чыктык”, — дип сөйли ул әнисенә. “Шөкер, аларның часте урнашкан җиргә үк килеп җитмәгән су басулар, — дип сөенә Венера апа. — Хезмәтеннән бер дә зарланганы юк, кечкенәдән үзем зарланмаска, нык булып, бөтен авырлыкларга түзә белергә өйрәттем”. Әтисе Рәис белән әнисе Венераның үзара тату, әби–бабайсына яхшы мөгамәләсе һәм бердәм гаилә үрнәгендә Рамил дә миһербанлы, киң күңелле, хезмәт сөючән, олыны–олы, кечене–кече итүчән булып үсә. Армиядә дә шул сыйфатларына тугры калган егет. Командирыннан килгән рәхмәт хаты шуны раслый. Хатта һәрбер сүздә җылылык, башкаларга үрнәк итеп куярлык егет тәрбияләп үстергәннәре өчен Шакировлар гаиләсенә ихластан әйтелгән рәхмәт хисләре ята.
Тагын ике айдан якыннары Рамил белән күрешер, иншалла. Исән–сау кайтып, киләчәктә егеткә солдатта булуы белән горурланып яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International