Яңалыклар

2013 елның 27 сентябре, җомга
25 сентябрьдә бизнес–үзәктә ярдәм итү чаралары һәм кредитлаштыру мәсьәләләре буенча Арча районы эшмә-кәрләре белән киңәшмә үткәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев 8 айлык социаль–икътисади күрсәткечләр белән таныштырды. Татарстан Республикасы шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәгенең Арча районы вәкиллеге җитәкчесе Назыйм Сибәгатов эшмәкәрләрне ярдәм йөзеннән дәүләт тарафыннан бирелгән субсидияне алу өчен бәйгедә катнашырга чакырды, гариза бирү тәртибен аңлатты. “Безнең районда бу өлкәдә активлык җитми әле. Һәр мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз”,– диде аның сүзен җөпләп Рафил Исмәгыйлев. Арча районында алкоголь продукцияләре сатуның торышы белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлекчәсе консультанты Айрат Хәнәфиев таныштырды. Банк хезмәткәрләре кредит алу буенча иң актуаль программалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International