Бакча—мәктәп белеменең беренче баскычы

2013 елның 27 сентябре, җомга
Бакча—мәктәп белеменең беренче баскычы
Әңгәмәдәшебез—район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева.
—Рина Ринадовна, сүзне саннар белән таныштырудан башласагыз иде.
—Районда 55 мәктәпкәчә белем учреждениесендә 505 хезмәткәр эшли, шуның 202се педагоглар. 10 гаилә бакчасы бар.
— Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә җөмһүриятебезнең мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Бакча— ул мәктәп белеменең беренче баскычы”,— дигән иде. Бу тәрбиячеләр хезмәтенең, бакчаларның әһәмиятен бәяләү һәм аларның абруен күтәрү дә. Димәк, бакчаларга игътибар бар һәм ул алга таба тагын да артачак.
— Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәрьяклап үстерү буенча районда максатчан эш алып барыла. Соңгы вакытта төзелгән “Бәләкәч” бакчасының балаларны үстерү үзәге дип аталуы очраклы түгел. Монда “төрле төстәге галәм” программасы буенча эшне яңача алып бара башладылар. Хәтта нәниләр әти–әниләр теләге буенча инглиз теленә өйрәнә. Бакчага йөрмәгән балаларга, монда килеп, 2 сәгатьлек программа буенча шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Гаилә бакчалары беркетелгән база балалар бакчалары, Россия Федерациясенең “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектында катнашып, грант алуга ирештеләр. Алар: Арчаның 1нче, 5нче, 8нче һәм Ашытбаш, Шушмабаш, Яңасала балалар бакчалары. Грант акчасына (6 миллион сумлап) заманча җиһазлар алынды.
2012 елның 1 сентябреннән татар һәм рус телләренә өйрәтү өчен яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча планлы эш алып барыла. Арчаның 8нче балалар бакчасы татар һәм рус теленә өйрәтү буенча төп сынау мәйданчыгы булып тора. Бу юнәлештә бакчаның татар теле укытучысы Фәния Солтанова иҗади эш алып бара.
— Тәрбиячеләребез республикакүләм бәйгеләрдә дә катнаша.
— Узган ел Арча 2нче балалар бакчасының музыка белгече Йолдыз Абдуллина, республикакүләм бәйгедә катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Быел Арча 4нче һәм Үрнәк балалар бакчалары бәлә-кәчләрне ике телдә укыту буенча республикакүләм бәйгедә үз һөнәрләрен күрсәтеп, шулай ук үзебезнең министрлыкның Мактау грамотасын алуга ирештеләр.
—Тәрбиячеләребез яхшы шартларда эш-ләргә лаеклы. Быелгы август киңәшмәсендә министр Энгель Фәттахов балалар бакчаларын ныклап төзекләндерү буенча җылы сүз әйтте.
— Бу юнәлештә районда максатчан эш алып барыла. Соңгы вакытта төзелгән “Бәләкәч” балалар бакчасы тирә–юнь районнар кызыгырлык үзәк булды. Ныклап төзекләндерелгән Божа балалар бакчасы да тәрбиячеләр һәм балалар бәхетенә эшләнде. Гомумән, төзелеш һәм ныклап төзекләндерү буенча өстенлекле илкүләм проектларында катнашырга тырышабыз.
— Теләкләрегез.
— Хөрмәтле мәктәпкәчә белем учреждениеләре хезмәткәрләре, искиткеч олы, җаваплы һәм игелекле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, иҗади уңышлар сезгә!
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International